Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әйе, кемнәрдер “Фәрештәләр” диюгә, тылсым көченә ия, иңнәрендә канатлары булган, мультфильмнардан гына күреп белгән кечкен генә кешеләрне күз алдына китерсәләр, минем, нигәдер, “Ак фәрештәләр” сүзен ишетүгә ак халатлы табиблар, шәфкать туташлары, медицина өлкәсендә эшләүчеләр күз алдыма килеп баса.
Миңа калса, һөнәр сайлау – кеше өчен иң җаваплы һәм иң авыр эшләрнең берсе. Кеше үзенең булачак һөнәре турында кечкенәдән үк уйлый башлый. Аның турында хыяллана, аны үз тормышында максат итеп куя.
Әйе, “Мин табиб булыр идем” дигән уй һәрберебезнең балачакта күңеленә кереп калгандыр. Мөгаен, һәрбер кеше иңнәренә ак халат салып, кешеләрне терелтеп йөрүләрен күз алдына китереп үскәндер. Ләкин, үсә төшкәч, бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә җаваплы булганын аңлыйсың һәм “Әллә башка һөнәр сайларга микән” дигән шикле уйлар уйларга мәҗбүр буласың. Минемчә, теләгең булса, бу һөнәр алдында булган җаваплылык та, бу һөнәрнең авырлыгы да киртә булып тора алмыйдыр.
Әгәр син сабырлык, мәрхәмәтлелек сыйфатларына ия икәнсең, димәк синең табиб булырга хакың бар. Әйе, чын “Ак канатлы фәрештә” исеменә лаек булыр өчен, медицина өлкәсендә кулланыла торган терминнарны яхшы белү генә түгел, ә нәкъ менә табигать биргән мөмкинчелекләреңне дә тиешле куллана белергә кирәктер. Миңа калса, чын табиб булу ул – тумыштан килгән сәләт.
Табибларны яшәү билгесе дип билгеләр идем мин. Нәкъ менә алар ярдәмендә без үзебезне таза, сәламәт хис итәбез һәм, әлбәттә, әлеге һөнәр вәкилләре – могҗизалар тудыра алырдай илаһи затлар. Миллионлаган кешелер язмышын хәл итеп, һәрбер гаиләгә бәхет алып килердәй фәрештәләр алар.
Табиб... Әлеге сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Ягымлы караш, эчкерсез-саф һәм һәрвакыт ярдәмгә килүче күңел. Назлы кулларында күпме кешенең гомере хәл ителә, меңәрләгән җаннарга яңадан яшәү дәрте уятучы, бәхет китерүче илаһи затлар...Ул безнең табибларыбыз. Алар бит безнең яшәү маягы, караңгы төнне яктыртучы йолдызлар, болытлы көнне аяз итүче кояш.
Хәзерге вакытта яшьләрнең медицина өлкәсенә тартылулары бик сөендерә. Ак халатлы һөнәр ияләре булырга теләүчеләрнең шактый булуы аңлашыла да. Табиб – дөньяда иң кирәкле дәрәҗәле, шул ук вакытта иң җаваплы, тынгысыз һөнәр иясе. Чөнки аның кулында – кеше гомере. Ак халатка һәм дәрәҗәсенә кызыгып кына бу һөнәрне сайларга теләүчеләр бик нык ялгышалар, әлбәттә. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен табибка бөтен барлыгын, белемен, һөнәри осталыгын, еш кына ял вакытын да авыруны аякка бастыруга багышларга туры килә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда табиб төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авыру янына ашыга.
Шуңа күрә, һөнәрләрне сайлаганда, игътибарлы булсак иде, бигрәк тә басымны табиб һөнәренә ясар идем мин. Бу һөнәрнең дәрәҗәсенә генә кызыгып, бу өлкәдә эшләү ул, минемчә, бик зур хата. Әгәр син тиешенчә һәм вакытында ярдәм күрсәтә алмыйсың икән нигә эшләргә? Бу бит авырып ятучыны гына авыр хәлдә калдыру түгел, ә нәкъ менә чын мәгънәсендә дә “Ак халатлы фәрештәләр” исеменә лаек булганнарга тап төшерү. Борынгылар да, “Һөнәр кием түгел, ошамаса салып атып булмый” – диеп шуны күздә тотып әйткәннәрдер инде.