Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең чираттагы викторинасы нәтиҗәләрен игълан итәр вакыт та килеп җитте. Бәйгенең бишенче викторинасы күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханга (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирхановка, 01.01.1886 - 09.03.1926) багышланган иде.
Викторина нәтиҗәләренә күчәр алдыннан алтынчы викторинаның кайсы татар шәхесенә багышланган булуын хәбәр итәргә телибез. Бу һәркемгә дә яхшы таныш шәхес - татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел). Әлбәттә, аның турында мәгълүмат бик күп, шулай да, Белем.ру порталында без укучыларыбыз өчен Муса Җәлил турында булган кадәр мәгълүмат урнаштырырга тырышырбыз.
Хәзер гыйнвар аенда узган викторина нәтиҗәләренә күчик. Викторинада бу юлы 60 ка якын кеше үз белемнәрен сынады. Һәм әлеге сынауны 100% нәтиҗә белән уңышлы тәмамлаучылар да бар! Әйдәгез, алар белән танышыйк:
- Әлфинур Низамиева (Биектау районы, укытучы);
- Әлфия Мостафина (Балык Бистәсе районы, укытучы);
- Галина Гомәрова (Казан шәһәре, укытучы);
- Зөлфия Газимҗанова (Казан шәһәре, укытучы);
- Илсөя Горшунова (Әлки районы, укытучы);
- Миләүшә Җиһаншина (Алабуга шәһәре, укытучы);
- Гөлнара Дәүләтшина (Казан шәһәре, укытучы);
- Гүзәлия Шәйдуллина (Казан шәһәре, укытучы).
Викторина шартлары буенча, җиңүчеләрне ачыклаган вакытта, дөрес җаваплар саны һәм викторина сорауларына җавап бирүгә сарыф ителгән вакыт исәпкә алына, баллар автомат рәвештә процентларда күрсәтелә. Викторинаның финалисты исеменә лаек булу өчен әлеге кешенең Белем.ру порталында профиле дөрес тутырылган һәм мөмкин кадәр тулы булырга тиеш.
Әлеге шартларны исәпкә алып, без җиңүчене игълан итә алабыз. Ул - Шәйдуллина Гүзәлия Хәлим кызы, Казан шәһәре 5 нче лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Викторинаны узуга Гүзәлия ханым 6 минут 14 секунд вакыт сарыф иткән.
Икенче урынны Дәүләтшина Гөлнара Әсхәт кызына, өченче урынны Гомәрова Галина Александр кызына бирәбез. Алар вакыт буенча да өлгер булып, профильләрен дә тулысынча тутырганнар.
Чын күңелдән барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм 100% балл җыйган һәркемне бәйгенең финалында көтеп калабыз.
Игътибар! Бишенче викторинаны узган вакытта алдап баллар җыйган - башка кешенең әзер җавапларын файдаланып сорауларга җавап биргән ике кеше ачыкланды. Без әлеге мәгълүматны алдауда куллану өчен түгел, викторина узган кешенең хәтерендә мәгълүмат яхшы исендә калсын, белемнәрен тулыландырсын өчен ачык калдырдык. Без бу мөмкинлекне ябып та куя алабыз. Әмма БДИ үткәргәндә камералар кую, телефоннарны өзү кебек абсурд кагыйдәләр кертәсебез килми. Максатыбыз - татар әдәбиятының асыл җәүһәрләрен гомерле итү, татар әдәбиятына игътибарны арттыру, аңа мәхәббәтне уяту. Викторинага әзерләнгәндә алынган барлык белемнәрегез барысы да сезнең үзегез өчен.
Шуны әйтеп китәсебез килә - интеллектуаль система викторина узуның барлык нюансларын күзәтеп тора, барлык мәгълүматны безгә ирештереп бара һәм киләсе викторинадан башлап без андый кулланучыларны "кара исемлек"кә кертәчәкбез. Викторинаны үзегезнең белемнәрне сынау һәм камилләштерү максатыннан гадел узыгыз, барлык кеше алдында хур калмагыз. Беренче юлга без бары тик кисәтәбез генә, икенче юлы аларның исемнәрен һәркемгә хәбәр итәчәкбез. Гадел булмаган укытучыга карап аның укучылары да гаделсезлеккә өйрәнә, ә киләчәкне гаделсез кешеләр кулына калдырасы килми. Бәйге яхшы максатларда оештырылган, аның ямен бозмагыз.
Фикерләр
Раил Гатауллин
2 Февраль, 2016 - 11:52
Permalink
Сертификат соратучылар игътибарына!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә катнашучылар һәм "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында Белем.ру порталында ресурслар урнаштыручылар игътибарына!
Әлеге чаралар кысаларында "Түләүләр башкару" (http://belem.ru/payment) битендә түләүле электрон сертификатларны соратып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта сертификатларның бәяләре нибары 100 сум. Акчалар Татнетны үстерү фондының рәсми хисап счетына күчерелә, алар аннан фәкать әлеге чараларны оештыруга гына тотыла (керемнәрдән килгән налогларны исәпкә алмаганда). Бәйгеләрнең генераль иганәчесе булган очракта, сертификатларны, гомумән, түләүсез итә алыр идек, әмма әлегә андый кешеләр (булсалар) безнең белән элемтәгә кермәделәр.
Фондның башка проектлары да шактый, аларга ярдәм итәргә теләгән кешеләр реквизитларыбызны моннан таба алалар: http://tat-i.net/tt/address.
Әкренләп күп кенә сорауларга җавапларны "Сорау-җавап" (http://belem.ru/faq) битенә урнаштырып барырбыз. Сезнең кайбер сорауларыгызга җаваплар анда булырга мөмкин.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин