Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казандагы М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында төзекләндерү эшләре башкару тәкъдимен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.
Бу хакта бүген ТР Театр әһелләренең VII съезды вакытында ТР мәдәният мнистры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте. "Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Россия Театр әһелләре берлеге җитәкчесе Александр Калягин белән очрашты. Алар Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортын иҗатчыларны тартып торырлык итеп ясарга дигән тәкъдимне Президентка җиткерде һәм, нәтиҗәдә, Рөстәм Нургали улы хуплады. Якын киләчәктә монда проектлау эшләре башланачак", - диде ул чыгышында.
Моннан алда Рөстәм Миңнеханов: "Төзелгән һәрбер мәдәният йорты эшләргә тиеш" - дип белдергән иде. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин билгеләп үткәнчә, ведомство хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният сарае эшләми, һәм халыкның 16 %ы гына клубтагы эшчәнлеккә җәлеп ителгән, үзешчән иҗат белән шөгыльләнәләр. Һәр клубта атнасына уртача 3 мәдәни-массакүләм чара үткәрелә.
Министр фикеренчә, авыл клубларының тиеш дәрәҗәдә йөкләнелмәгән булуының сәбәбе - белгечләр булмауда (драпировка стен тканью, кожей булган хәлдә дә) һәм матди-техник базалары түбән дәрәҗәдә булуда.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, 4 елда республикада 181 авыл клубы төзелде, программаны гамәлгә ашыру дәвамында әлеге максатка 2 млрд сум юнәлтелде. Шул ук вакытта әлеге объектларны эшләтүгә да акча түләнгәнне онытмаска кирәк. "Без акча түлибез икән, - алар барысы да эшләргә тиеш. Авыл клубы төзүдән нинди файда, әгәр дә ул шимбә кич ябык булса. Төзелгән һәрбер мәдәният йорты эшләргә тиеш", - дип таләп итте ул.