Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм бәйгесендә катнашкан хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Айдан-айга татар әдәбиятын сөючеләр саны арта бара, бу айда викторинабызда катнашкан кулланучылар саны 100 гә якынлашты. Без әлеге саннарны күреп шатланабыз, киләсе викториналарда аларның саны тагын да артыр дип ышанып калабыз.
Тагын бер шатлыклы күренеш - бәйгебездә катнашучы укучы балалар саны арту. 13 укучы, февраль викторинасында катнашып, 75%тан артык балл җыя алды. Иң яхшы күрсәткеч - Мөслим мәктәбе укучыларыныкы (8 укучы). Шулай ук Казан шәһәре һәм Актаныш, Зәй, Питрәч, Сарман районнары укучылары да яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Алдагы викториналарыбызда катнашучы укучылар саны арта барыр, киләчәктә викториналарыбызда укучылар да җиңә башларлар, дип ышанып калабыз. Укучыларда татар әдәбиятына ихтирам тәрбияләгән укытучыларга, әлеге балаларның ата-аналарына олы рәхмәтебезне белдерәбез! Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил турында белемнәр балаларның күңелләрендә тирәнтен хәтердә сакланыр, дип ышанырга була.
Инде нәтиҗәләргә күчик. Бәйгенең февраль ае викторинасы халкыбызның каһарман шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә (1906 - 1944) багышланган иде. Викторина нәтиҗәләренең гомуми картинасы шундый:
- 90% тан югары баллны 7 кеше җыйды;
- 50% тан югары баллны 79 кеше җыйды;
- һәм 40% тан түбән балл җыеп 4 кеше тестны үтә алмады.
100 балл җыючылар бу юлы булмады, ә менә бу нәтиҗәгә иң якын булган бер кеше кулланучыларыбыз арасында бар! Ул - ТР Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Әлфия Вахит кызы. Викторина сорауларына җавап биргәндә Муса Җәлилгә Ленин Ордены да бирелгән булуын тамгалаган булса, һичшиксез, ул 100 дән 100 балл җыя алган булыр иде. Әлфия ханым Мостафинаның әлегә бәйгенең бер викторинасын да калдырганы юк, аларга алдан әзерләнеп килә һәм бу викторинаны узуга ул нибары 7 минут 9 секунд кына вакыт сарыф иткән. Әлфия ханымны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм бәйгенең финалында көтеп калабыз.
Икенче урынны алучы Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы да (Алабуга районы) викторинаны шактый тиз (7 минут 37 секундта) үтә алган һәм 100 дән 96 балл җыйган. 100 баллдан 96 балл җыйган кулланучыбыз Гайнуллина Алсу Ирек кызы (Кукмара районы), викторинаны 26 минут 53 секундта үтеп, өченче урынны яулады. Әлеге финалистларыбызны да финалда тамашачы буларак көтеп калабыз. Барлык финалистларга да (барлыгы 21 кешегә) апрель аенда үтәчәк финал туры чарасында дипломнар белән кыйммәтле бүләкләр тапшырылыр, дип ышанып калабыз.
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Март аенда I Россиякүләм бәйгенең соңгы финалистын сайлап алу булачак. Викторина кайсы татар шәхесенә багышланачак, дип сорыйсызмы? Март ае булгач, әлбәттә, хатын-кызга! Ә инде кемгә икәнен якын көннәрдә порталыбызга кереп белерсез. Үз фаразларыгызны әлеге яңалыкка комментарийларда язып калдыра аласыз.
Порталыбызга һәрдаим кереп йөрегез, ул сезгә файдалы мәгълүмат чыганагына әйләнсен, дигән теләктә калабыз!
PS. Россиякүләм бәйгедә уңышлы катнашу турында сертификатларны http://belem.ru/payment адресы буенча кереп түләп соратып алып була. Бәйге Россиякүләм булуына карамастан, сертификат әлегә нибары 100 сум гына тора. Бу акчалар бәйгенең финал турын оештыруга тотылачак.
Фикерләр
Гөлшат Мәхмүтова
2 Март, 2016 - 20:20
Permalink
"Әдәби җәүһәрләр"
"Әдәби җәүһәрләр"дә алдагы героебыз Гөлсем Камская түгелме? Аның да мартта юбилее бит. Бик рәхәтләнеп белемнәребезне арттырыр идек.
Алия Шәйхетдинова
2 Март, 2016 - 11:51
Permalink
Муса Җәлилгә багышланган викторина нәтиҗәләре
Исәнмесез!Муса Җәлилгә багышланган викторина көнне интернет еш өзелү сәбәпле , соңгы сорауга җавапны яза алмадым һәм үз нәтиҗәмне дә күрми калдым. Шуны яза алмассызмы икән.
Раил Гатауллин
2 Март, 2016 - 12:56
Permalink
Нәтиҗәләр
Кызганычка каршы, Сез викторинаны ахырына кадәр үтеп бетермәгәнсез һәм нәтиҗәләр чыгарылмаган.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
1 Март, 2016 - 22:54
Permalink
Сертификат соратучылар игътибарына!
Викториналарыбызда уңышлы катнашып сертификат соратучылар игътибарына!
Сезнең кайберләрегездән түләүләр килде, әмма сертификатка язу өчен профилегездә мәгълүмат тутырылмаган. Сертификатка язу өчен сезнең ФИО (тулысынча), эшләгән/укыган урыныгыз, вазифагыз кирәк.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
m-gulshan@yandex.ru
1 Март, 2016 - 20:17
Permalink
Викторина
Викторинада финалистлар исемлеген каян белергә мөмкин?
Раил Гатауллин
1 Март, 2016 - 21:56
Permalink
Финалистлар исемлеге
Хөрмәтле Надя!
Викторина, иң беренче чиратта, кулланучыларга үз белемнәрен сынарга, тулыландырырга мөмкинлек бирә. Кемнеңдер 100 дән 99 балл җыеп та күңеле төшәргә мөмкин, кемдер 40 балл җыйса да, тестны үтә алдым дип шатлана ала.
Шуңа күрә дә финалистлар исемлеген аерым бастырмыйбыз, бары тик җиңүчеләр турында гына хәбәр итәбез.
Тест үткәннән соң һәр кулланучы үз нәтиҗәсен күрә. Күрми калган булсагыз сорагыз, җавап бирербез.
PS. Май аенда, бәйге тәмамланганнан соң, барлык кулланучылар үзләренең нәтиҗәләрен тулысынча күрә алачаклар, нәтиҗәләрне карау өчен хокукларны ачарга уйлыйбыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин