Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген, 16 мартта, Казанда Фатих Әмирхан исемендәге VII Республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Татар халкын алдынгы милләт итеп күрергә, җәмгыятьтә татар хатын-кызларының ролен арттырырга теләгән күренекле татар язучысы, публицист Фатих Әмирхан иҗаты бер гасырдан соң да үзенең яңа яклары белән ачыла.
Быел Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулды. Татарстанда Фатих Әмирхан музее оешуына да – 10 ел. Музейны үз вакытында Казанның Фатих Әмирхан проспектында урнашкан мең бала белем алучы рус телле 170нче урта мәктәбе оештырган иде. Шул чордан мәктәптә республика күләмендә Фатих Әмирханның тормышына һәм иҗатына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрәләр.
– Соңгы вакытта без конференцияне ике елга бер тапкыр уздырабыз. Быелгы конференциягә республика мәктәпләреннән 200дән артык фәнни-тикшеренү хезмәтләре кабул иттек, алардан 87сен чыгыш ясарга сайлап алдык. Конференциядә 16 шәһәр һәм районнан мәктәп укучылары катнаша, – дип сөйли 170нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укучысы Илгизә Гарипова. – Истәлекләрдән күренгәнчә, күп кенә замандашларының талантын тоеп, аларга – шул исәптән беренче татар хатын-кыз артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга, татар композиторы һәм җырчысы Сара Садыйковага зур иҗат юлына фатихасын биргән Фатих Әмирханның шәхесе һәм иҗади мирасы бер гасырдан соң да яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертә. Конференциягә әзерләнеп, аның туган җирне, туган телне ихтирам итәргә, туган халкыңа фидакарьләрчә хезмәт куярга, мәгърифәтле, мәдәниятле булырга өндәгән повесть, хикәя, драма һәм балалар өчен язган әсәрләре, публицистик мәкаләләре, журналистик эшчәнлеген укучылар тагын да тирәнтен өйрәнә.
Быелгы конференциядә дүрт юнәлештә эш алып барыла. Фатих Әмирханның иҗаты буенча фәнни-тикшеренү хезмәтләреннән тыш, укучылар милли мәдәниятнең заманча җәмгыять үсешенә йогынтысы, әдәби әсәрләрнең рухи кыйммәтләрне саклаудагы роле һәм ватанпәрвәр шәхес тәрбияләүдә музейларның эшчәнлеге темаларын да күтәрде. Иң мөһиме – конференциягә килгән саен Казан кунаклары Фатих Әмирхан музее белән танышып китә.
– Мәктәптә Фатих Әмирхан музее ачылган көннән безнең укучылар һәм укытучылар “Хәят” иҗат берләшмәсенә нигез салды. Без төрле күренекле шәхесләрне очрашуларга чакырабыз, үз заманында татар театрын оештыру өчен янып йөргән Фатих Әмирхан истәлегенә спектакльләр куябыз, балаларны милли мәдәният, әдәбият белән кызыксындырырга омтылабыз. Укучыларыбыз “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Аларның берсе – бүген Г.Камал театрында уйнаучы 24 яшьлек Ришат Әхмәдуллин музей ачылган елларда сәхнәләштергән театраль күренешләрдә Фатих Әмирхан ролен башкарган иде. Хәзерге вакытта тагын бер егетебез – Булат Гатауллин да театр училищесында укый. “Хәят” берләшмәсе Фатих Әмирхан музеена экспонатлар туплауны туктатканы юк, музейда татар һәм рус телләрендә экскурсовод булып укучылар үзләре эшли, – дип сөйли музей мөдире, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гәрәева.
Фатих Әмирхан музее мәктәп музейлары бәйгеләрендә даими рәвештә беренче урыннарны ала. Шушы көннәрдә алар “Казанда Фатих Әмирхан эзләре буйлап” экскурсия маршрутын “Әдәби Казан” яшь экскурсоводлар бәйгесендә тәкъдим итәргә әзерләнә.
Музей экспозициясе Казанда мулла гаиләсендә, зыялы мохиттә туып үскән Фатих Әмирхан яшәгән XIX гасыр азагы – XX гасыр башы татар тормышы, язучының эш бүлмәсе күренеше, аның мәгърифәтчелек юлында хезмәт иткән, Равил Әмирханов, Илдус Әмирханов кебек галимнәр үстергән ундүрт буынга кадәр билгеле нәсел шәҗәрәсе һәм фотосурәтләре, Габдулла Тукай, Вафа Бахтияров, Каюм Мостакаев, Исмәгыйль һәм Ибраһим Аитовлар кебек фикердәшләре булган күренекле замандашлары белән таныштыра. Яшьтәше, быел шулай ук тууына 130 ел булачак Габдулла Тукай белән дуслыгына аерым экспозиция багышлана. Музейда шулай ук язучының тормыш һәм иҗатын күтәргән галимнәр һәм әдипләр – Хәсән Туфан, Розалина Нуруллина, Резеда Ганиева, Фоат Галимуллин (һ.б.) кебек “әмирханчылар” турында да мәгълүматлар китерелә.
– Үткән гасыр башларын чагылдырырга ярдәм иткән экспонатларны укучыларыбызның әби-бабайлары җыйды, Казанның танылган Печән базары кайнаган, “Болгар номерлары” кунакханәсе урнашкан тарихи үзәген тасвирлаган рәсемнәрне әти-әниләр ясады, – ди музей мөдире. Галим Марсель Әхмәтҗанов музейга XX гасыр башында Фатих Әмирханның публицистик мәкаләләре, әдәби әсәрләре басылган татар газета һәм журналларын китергән. Рәссам Мансур Рәхимов Фатих Әмирханның һәм аның әтисе Мөхәммәтзариф Әмирханиның портретларын, ә рәссам Ришат Сәлахетдинов Фатих Әмирхан туграсын ясап бүләк иткән.
Быел Казанның Габдулла Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәрләре Фатих Әмирхан язган танылган “Хәят” повестенең дәвамын – моңа кадәр беркайда да басылмаган кулъязмаларын матбугатка әзерләвен ишеткәч, Фатих Әмирхан музеен яшәтүче 170нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан да ныграк куанучы булмагандыр. “Укучыларга Фатих Әмирхан тәрбияле, зыялы шәхес икәне, аның татар хатын-кызларына зур ихтирам белдерүе, җәмгыятьтәге ролен үстерергә теләгәне турында сөйлибез. “Хәят” повестен дәрестә өйрәнәбез, бу әсәрнең дәвамы табылуы Фатих Әмирхан иҗатына кызыксынуны арттырды”, – дип ассызыклый Илгизә Гарипова.