Татар мәгарифе порталы
"Татар теленнән контроль эш әлегә сыйфатсыз проект булып чыкты". Кызганыч, нәкъ менә шулай дип уйларга кала.
Бер-ике атна элек без кулланучыларыбызга "23 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була", дип хәбәр иткән идек. Һәм соңгы көннәрдә әлеге контроль эш белән бәйле күп кенә тискәре хатлар кабул итәргә туры килде.
Проблема - әлеге проектның сыйфатында. Яңалыкны куяр алдыннан без дә әлеге сайт битенә кереп таныштык һәм андагы хаталарны күреп борчылдык. Тиз арада авторларын эзләп табып, аларга хаталар барлыгын хәбәр иттек. Кызганыч, хаталар төзәтелмәде генә түгел, киресенчә, текст тагын да хаталырак булып дөнья күрде.
Бу турыда кулланучыларыбыз безгә болай язалар:
Баштан хәтта "әдәбиятЕ" итеп язган булдылар - hәм бу кешеләр татар телен тикшерергә җыенганмы????"
Кулланучыларыбыздан шундый сыйфатсыз проектны рекламалавыбыз өчен гафу үтенәбез. Киләчәктә татар теле белән бәйле проектларның сыйфатлы булып дөнья күрүләрен теләп калабыз!
Фикерләр
qdb
26 Октябрь, 2016 - 19:22
Permalink
әдәбият сүзе
мин уйлыйм, әдәбияты дип язу - телгә кереп киткән хата. әдәбият сүзе - сәлам сүзе кебек - ул сәлам дип языла әмма сәләм дип укыла. кушымча укыла торган версиядәгечә ялгана: сәламе. шуның шикелле әдәбият элек нечкә я белән укыла иде, шуңа күрә аңа нечкә кушымча язылырга тиеш булган: әдәбияте, әмма монда калын я күз алдында тотыла, сәлам сүзендәге шикелле. әмма хәзерге заманга ялгыш язу әйтүне дә үзгәрткән, аны калын я белән әйтәләр, шуңа күрә хәзерге заманда каршылык һәм хата юк.