Татар мәгарифе порталы
1 июньдә 17.00 сәгатьтә «Нур» Татар балалар театр студиясе М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” спектакль-лирик әкиятен тәкъдим итә.
Спектакль – студиянең 2015-2016 уку еллары нәтиҗәсе. Татар телендә бара.
Бу театраль сезонда “Нур” студиясе Экзюпериның үзенең үлеме алдыннан иҗат иткән һәм үзе үк иллюстрацияләгән, башка бер әсәргә дә ошамаган акыллы һәм кешелекле фәлсәфи әкиятен сайлады.
“Нәни принц” – олылар өчен спекталь моделендә куелган балалар әкияте. Аның максаты – кешелекнең мәңгелек хәзинәләре турында балалар белән җитди диалог төзү. Спектакльнең үзенчәлеге балалар өчен балалар уйнауда – бу спектальнең төп идеясен ачык һәм җиңел итеп аңлатуда ярдәм итә, чөнки пьесаның геройлары һәм тамашачы бер телдә сөйләшәләр. “Нәни принц” намус һәм җаваплылык, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм тугрылык турында.
“Нәни принц” – татар телендә (Рәзил Валеев тәрҗемәсе) бер актлы музыкаль-драматик спектакль. Гаилә белән карау өчен сәхнәләштерелде (6 яшьтән). Дәвамлылыгы - 1 сәгать.