Татар мәгарифе порталы
16 нчы июль көнне Арча үзәк стадионы гөрләп торды. Анда «Һәрчак тату, дуслар булып яшик без туган илдә!» исемле балалар фестивале узды. Авыллар, күрше районнардан да спортчылар, сәхнә йолдызчыклары катнашты. Һәм без, ягъни «Салават купере» журналы журналистлары да әлеге бәйрәмдә бик теләп кунак булдык.
Арча ягы – җырларда җырланган, шигырьләрдә язылган, милли мәдәнияте һәм мул уңыш үстерү буенча дан казанган төбәк. Аның үзенең күп гасырлык тарихы бар. Арча төбәгеннән бик күп мәгърифәтчеләр, күренекле язучылар, галимнәр чыккан. Тырыш, эш сөючән халкы белән дә данлыклыул. Арча яклары шулай ук әдәбият-сәнгатькә бай, укуда һәмспортта да алдынгы, тырыш укучыларыбелән игътибарга лаек.
Бала вакыттан ук әдәбиятсерләренә төшенеп, сәнгать әсәрләренең тәмен күңеленә сеңдереп, җаны-тәне белән спортны яратып үскән кеше генә рухи яктан бай һәм зыялы, шәфкатьле булып үсә ала. Арчалылар бу хакыйкатьне бик ачык аңлыйлар, ахрысы. Моның ачык мисалы булып, Арча районы хакимияте тарафыннан икенче ел рәттән үткәрелгән балалар фестивале, балалар сабантуе тора.
Мондый фестивальләр профессиональ сәнгать осталарын эзләп, яңа талантлар ачу гына түгел, ә бәлки үзешчән коллективларның, иҗат студияләренең, түгәрәкләренең эшчәнлеген җанландыру да, иҗатка, спортка яңадан-яңа балаларны тарту өчен дә кирәк. Һәм шул ук вакытта ел дәвамында белем үрләрен яулаган, спортта казанышлары булган балаларның хезмәтләренә бәя бирү, алга таба да уңышлар яулар өчен этәргеч тә булып тора.