Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Гомеренең күп өлешен татар музыка сәнгатен үстерүгә багышлаган композитор, виртуоз баянчы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның (1939-2016) “Кайтаваз” дип исемләнгән китабы күптән түгел басылып чыкты. Бу хакта китапның мөхәррире Гүзәл Габдуллаҗанова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, “Кайтаваз”ны укыган кеше Марс Макаровны үзе өчен бөтенләй башка яктан ача. Моңа кадәр аның Татарстан китап нәшриятында “Сәнгатебез йолдызлары” исемле китабы дөнья күргән иде.
“Күпләребез Марс Макаровны композитор һәм виртуоз баянчы буларак белә. Бу китапта исә ул укучыга шагыйрь буларак ачыла. Алар төрле темаларга иҗат ителгән: милләт киләчәге, илебез язмышы, мәхәббәт, бәхетсез мәхәббәт...” - диде китап мөхәррире. Шулай ук “Кайтаваз”да композитор иҗат иткән 3 мәкалә урын алган. Алар Марс Макаровның Хәсән Туфан, Гали Ильясов һәм Наҗия Теркулова белән иҗади дуслыкларына багышлана. Бу мәкаләләр “Сәнгатебез йолдызлары” китабында да басылган булган.
“Марс Макаров үзен трагик хикәя язуда да сынап карый. Ул аны “Бәндәнең ике төрле үлеме” дип атый. Бу хикәядә аны борчыган кешелек мәсьәләләре, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр чагылыш тапкан. Иҗат ул матур әйбер булса да, Марс әфәнде тормышның борчулы якларын да күрә һәм сурәтли алган. Китапта шагыйрь, драматург, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән булган әңгәмәсен дә укырга мөмкин. Әлеге әңгәмә дә Марс Макаровның иҗаты, шул чорның музыка дөньясында булган яңалыклар, проблемаларына багышланган”, - диде әңгәмәдәшебез.
Укучылар басмада Марс Макаровның кайбер җырлары, ул җырларның ноталары белән дә таныша ала. Моннан тыш, басмада М.Макаровның гаилә архивыннан булган бик күп фотосурәтләр урнаштырылган. Композиторның иҗатташ дуслары — Рафаэль Ильясов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Лидия Әхмәтова, Закир Шаһбан, Җәвит һәм Зөлфия Шакировларга һ.б. артистларга, композиторларга, дәүләт эшлеклеләренә багышлаулары да укучы хозурына тапшырыла.
“Марс Макаров Хәсән Туфан шигырьләренә күп җырлар язган. Хәсән Туфан өчен бу көтелмәгән булган һәм җырларның тарихы шуның белән истәлекле дә”, - диде басма мөхәррире.
Китапны “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Габделбәр Ризванов төзегән. “Габделбәр абый китапны нәшриятка алып килгәндә, Марс Макаров инде авырый башлаган иде. Тизрәк чыгарып булмасмы икән, дип мөрәҗәгать иттеләр, әмма дәүләт басмасында андый эшләр тиз арада эшләнми. Шуңа да Марс абый бу китапны үзе күрмичә калды”, - диде Гүзәл Габдуллаҗанова.
Марс Макаровның тормыш иптәше Фирдания ханым бу китап хакында шулай ук мәгълүмат белән бүлеште. “Кайтаваз”да бүген генә утырып язылган әйберләр түгел, Марс аларны күптәннән туплап килде. Паралич сукканнан соң да хастаханәгә кереп ятмады, китапның эшен бетерим инде дип тырышты. Авырганчы, Габдулла Тукай әсәрләре буенча оркестр өчен симфоник поэмалар иҗат иткән иде. Шул китапны чыгару һәм поэмаларны Тукайның 130 еллыгына уйнатып булмасмы икән дип, Разил Вәлиев белән сөйләшкән. Хастаханәдән соң сөйләме начарланды һәм бу эшне мин дәвам иттем”, - диде мәрхүмнең тол калган хатыны. Аның сүзләренчә, басманы чыгарыга Марс Макаров исән вакытта ук карар кылынган булган.
Фирдания ханым яңа басманы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүне оештырырга ниятли. “Марс арабыздан 16 мартта китте. Шуңа да аны искә алу һәм китапларны тәкъдим итү буларак, 20 мартта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында искә алу кичәсе оештырылачак. Бу эшне башлап җибәрдем инде, залны арендалау буенча сөйләшенде. Чараның сценарий авторы Гәрәй Рәхим белән дә, артистларның күбесе белән дә сөйләшеп-килештек, әлегә оркестр мәсьәләсе генә ачык кала”, - диде Фирдания ханым.
Марс Макаров турында белешмә
Марс Макаров – 200 дән артык җыр, романс һәм башка музыкаль әсәрләр авторы. Ул беренчеләрдән булып классик шагыйрь Х.Туфан әсәрләренә - «Агыла да болыт агыла», «Юксындырсаң нишләрмен?», «Киек казлар» кебек шигырьләренә көй яза. Ә аның Гамил Афзалның “Татарстан таңнары” шигыренә иҗат ителгән җыры туган җирнең гүзәллегенә тагын бер кат инандыра, горурлык хисләре тәрбияли дип саный милләттәшләр.