Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Элек бакалавр, магистр кебек сүзләрдән балаларның гына түгел, ата-аналарның да башы әйләнә иде. Хәзер исә бу сүзләргә ныграк төшенергә туры киләчәк. Чөнки киләсе ел башыннан кайбер вазифаларны башкарыр өчен бакалавриатны гына тәмамлау җитми икән...
Белгәнебезчә, Россиядә 2003 елда югары белем алу өлкәсендә Болон системасы кертелде. Аның буенча безнең университетларда ике баскычлы югары белем бирелә башлады. Аның берсе бакалавр булса, икенчесе магистратура. Ә специалитет дәрәҗәсе бик аз белгечлекләрдә генә калды.
29 июньдә “Россия Федерациясенең дәүләт гражданлык хезмәте турындагы” федераль законга үзгәрешләр дә кертелгән. Аның буенча 2017 елның 1 гыйнварыннан гражданлык хезмәтенең җитәкче, ярдәмче (киңәшче), белгеч кебек вазифаларында бары тик специалитет дәрәҗәсен яки магистратураны тәмамлаган кешеләр генә эшли алачак.
Хәтта бакалавриатны тәмамлаган нотариус, хөкемдар булып эшләүчеләргә дә бу юнәлеш буенча магистратураны тәмамларга туры килмәгәе. Иртәме-соңмы, бары тик магистратураны яки специалитет дәрәҗәсен тәмамлаган кешеләр генә эшли ала торган профессияләр исемлеге дә барлыкка килергә мөмкин.
- Кем соң ул бакалавр – надан кешеме? Юк, ул – билгеле күләмдә белем алучы. Ул – югары белемнең беренче баскычы. Кайбер вазифалар өчен шушы белемнәр җитә. Әмма билгеле бер вазифалар өчен магистратура юнәлешендә дә уку таләп ителә. Күпләр уйлаганча, магистратура ул фәнгә “ябып кую түгел”, – дип ачыклык кертте Казан федераль университеты белем бирү эшчәнлеге проректоры, физика-математика фәннәре кандидаты Дмитрий Таюрский.
Проректор фикеренчә, магистратураны тәмамлаган студентлар дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. КФУда бу эш безнең магистрларга Россиядә дә, чит илләрдә ихтыяҗ булсын өчен эшләнелә. Чебешләрне көз көне саныйлар, диләр. Ләкин шул ук вакытта дөньякүләм дәрәҗәдә белем бирү юнәлеше буенча “чабу” үзебездә белем алган кадрларның читкә китүенә китермәсме соң? “Intertat.ru” хәбәрчесе биргән бу сорауга Дмитрий Таюрский менә нәрсә, дип җавап бирде:
- Студентларның мобиль булуы ике төрле юнәлешне күздә тота. Бүген КФУда яхшы тенденция күзәтелә: безнең вузны тәмамлаганнар, чит илдә тагын бер белем алып, кабаттан бездә эшләргә кайта. Россия Болон процессы документларына кул куйды. Ләкин андагы таләпләрнең барысын да без үтәргә тиеш түгел. Без чит ил студентларына белем алу өчен үз ишекләребезне ачабыз. Белем бирү программалары ачык булмаса, КФУга илнең әйдәп барган вузларыннан студентлар килмәс иде.
Хәзерге вакытта бөтен вузларда да югары белемнең икенче баскычында – магистратурада укырга теләүчеләрнең документларын кабул итү 10 августка кадәр дәвам итә. Ләкин шул ук вакытта кесәң генә чыдасын. Россия буенча бу төр юнәлештә белем алу 78 мең сумнан башлана. Казан федераль университеты федераль дәрәҗәдә финанслана, мисал өчен, бер студентны укытырга дәүләт 117 мең сум бүлеп бирә. Шуңа күрә түләп укучыларга да магистратура юнәлеше бу бәядән кимрәк булмаячак. Ә биредәге бюджет урыннарына һәркем дә эләгә алмый. 1211 бюджет урынына 3986 гариза тапшырылган, ә диплом оригиналларын тапшырган кешеләр исә 1700дән артып китә. Димәк, конкурс та зур дигән сүз. Тик шунысы да бар: КФУны тәмамлаган студентларның бик азы өчен генә магистратурада бюджет урыннар бар.
- Магистратура юнәлешендә белем бирү бары тик федераль һәм илкүләм тикшеренү университетларында гына калырга тиеш дигән мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара. Чөнки бу белем бирү баскычында бер студентка бер фәнни җитәкче туры килергә тиеш. Тик кайбер вузлар хәзер моны тәэмин итә алмый. Әлегә бу мәсьәлә буенча нинди дә булса карар кабул ителмәгән, – ди проректор.