Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Баулы районында булды. Илдар Халиковны эш сәфәрендә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин белән Ринат Хәеров, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
27 август көнне районда Баулы нефтенең 70 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Илдар Халиков шушы юбилейга багышланган тантаналарны оештыру һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты рәисе булып тора.
Илдар Халиков тумышы белән Баулы районыннан булган Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллин һәм аның җәмәгате Нурсөя ханымга куелган һәйкәлгә чәчәкләр китерде. Һәйкәл нефтьчеләрнең финанс ярдәме белән төзелеп, узган ел тантаналы шартларда ачылган иде.
Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук зур күләмле үзгәртеп корулардан соң ачылган “Нефтьче” спорт комплексын күздән кичерде. “Татнефть” компаниясенең шушы объектка кергән инвестицияләре 75 млн сум тәшкил итә. Төзекләндерү эшләренә бер ел диярлек вакыт киткән. Хәзер бассейн барлык кирәк әйберләр белән комплектлаштырылган, ә тирә-як территориясе матурайтылган, уңайлыклар белән тәэмин ителгән.
Биредә республиканың ”Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында сквер булдыру эшләре тулы куәтенә алып барыла. 16,5 млн сумга төшкән әлеге объектка шушы сумманың яртысыннан артыгын Хөкүмәт республика бюджетыннан бүлеп биргән, калганын нефтьчеләр каплый. Барлыгы 1,3 гектар мәйдан биләгән сквер актив ял һәм төрле чаралар уздыру зонасыннан, шулай ук “тыныч” ял зонасыннан – ял итеп йөрү сукмакларыннан һәм җыйнак кына мәйданчыклардан гыйбарәт.
Илдар Халиковка шулай ук ясалма өслекле футбол кырын да күрсәтелде. Биредә республика бюджеты хисабына трибуналар һәм йөгерү юллары ясыйлар – шуның өчен барлыгы 16,5 млн сум каралган.
Моннан тыш, Татарстан Премьер-министры “Иволга” универсаль спорт комплексын ачу тантанасында да катнашты. Нефтьчеләрнең ял базасында шушы спорт комплексны төзүгә “Татнефть” компаниясе 75 млн сум биргән булган. Әлеге күп функцияле спорт объектын секцияләр һәм физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендә шөгыльләнү өчен файдалану күздә тотыла. Шунда ук спортның берничә төре буенча район һәм төбәк күләмендәге ярышлар уздырылачак. Комплексның спорт залы да бар.
Спорт комплексын ачу тантанасында Илдар Халиков спортчыларга шәп итеп чыгыш ясауларын теләде һәм киләчәктә җиңүләр яуларга өндәде.