Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге ишегеннән керүгә эскәмиягә тезелеп утырган кечкенә балаларга күз төште. Әлеге балалар – республика бәйгесе җиңүчеләре, диелә "Арча хәбәрләре"ндәге язмада.
Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, балалар иҗатының “Полиция дядя Степасы” дигән Бөтенроссия бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең республика этабында безнең районнан 6 бала катнашты. Арчаның 1 нче мәктәбе укучысы Ралинә Завялова җиңү яулап, диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды. Аңа тантаналы шартларда бу бүләк тапшырылды инде. Бүген башкаларына катнашкан өчен дипломнар бирелә, дип аңлата Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина.
Балалар – Арчаның 1 нче мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучылары Ралинә Зәйнуллина, Зарина Касыймова, Иске Чуриле мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучысы Сөмбел Рамазанова, 2 нче сыйныф укучысы Алия Әхмәдуллина, Югары Масрадан 2 нче сыйныф укучысы Ислам Хөснетдинов. Барысы да әниләре белән килгән. Хәер, бу җиңүгә әниләре алардан да ныграк сөенә кебек. Уртак хезмәт җимеше бит.
Балалар бәйгегә ниләр генә җибәрмәгән. Фантазиягә исең китәрлек. Иң кызыгы, шул бер “дядя Степа”ны төрлечә һәм төрле материалдан ясаганнар. Ралинәнеке ул картоннан, Сөмбелнеке камырдан, Зарина витраж буявы белән картина иҗат иткән. Бердәнбер егет буларак, Ислам пластилиннан “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”н тасвирлаган, аны рамга куйган. Монда бер “дядя Степа” гына түгел, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сагында торучы башкалар да урын алган. Ә менә Алия барын да уздырган. Ул тукымадан бер метрлы “дядя Степа” эшләгән.
Хезмәтләренә күрә бәясе дә. Җыелышта, барлык полиция хезмәткәрләре алдында Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге башлыгы Айдар Баһавиев балаларны ихлас котлап, дипломнар тапшырды.