Татар мәгарифе порталы
30 Сентябрь, 2008 - 13:19
Россиянең 6 югары уку йорты һәм 4 региональ филиалы аккредитациясез калды. Моның турында Россия мәгариф күзәтүе идарәсенең башлыгы Виктор Круглов сөйләде. Сәбәп нидә соң? Университет ябылуда кем һәм нәрсә гаепле?
Күпчелек институлар студентларының программаны үзләштерә алмавыннан ябылган. Ягъни, биредә укучыларны тиешле дәрәҗәдә укыта алмаганнар. Бу, әлбәттә, аккредитациянең соңгы корбаннары түгел. Билгеле булганча, югары уку йортларының аккредитация узу таләпләре катгыйланды. Студентларны укыту сыйфаты нинди? Укытылган белгечләргә хезмәт базарында ихтыяҗ бармы? Югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыламы? Теркәү узганда уку йортларында беренче чиратта шушы пунктлар тикшерелә.
Россия мәгариф күзәтүе җитәкчесе Любовь Глебова ассызыклавынча: “Бүген диплом алган белгечләр күп, ә менә югары кваливикациягә ия белгечләрне көндез шәм яндырып та табып булмый.” Яңа таләпләргә җавап бирә алмаган югары уку йортларын куркыныч карар - ябылу көтә. Ә инде көчсезрәк булган уку йортларын берләштерәчәкләр. Нәтиҗәдә, Россия Федерацияcенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко күп тапкырлар атаган саннарга якынаю мөмкин булачак. Россиядә эшләгән барлык 3200 югары уку йортыннан нибары 150-200е генә укыту эшчәнлеген дәвам итә алачак. Шулар арасында 50-100 университет статусын йөртәчәк.
Чыганак: window.edu.ru