Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5 меңнән артык укучының 3022се БДИны 80 һәм аннан да югарырак балларга тапшырган. 50 укучы исә чыгарылыш имтиханын 100 баллга биргән. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә билгеле булды.
Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин хәбәр итүенчә, БДИ тапшыру таләпләре кырыслануга да карамастан, быел мәктәпне тәмамлаган казанлылар имтихан нәтиҗәләрен яхшырткан. Мисал өчен, рус теле буенча имтихан күрсәткечләре, узган ел белән чагыштырганда 3,2 баллга арткан һәм уртача 73,6 баллны тәшкил иткән. Математика буенча күрсәткеч 3,4 баллга артып, 54,4кә җиткән.
Укучылар сайлап алган БДИлар арасында иң популяры җәмгыять белеме (43,5 процент), физика (28 процент), биология (15,2 процент), химия (13 процент), тарих (12,7 процент) фәннәре булган.
Бер миллион кеше яши торган Екатеринбург, Красноярск, Омск калалары чыгарылыш сыйныфларының БДИ нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Казан уртача күрсәткечләр буенча алда бара. Мисал өчен, рус теленнән Екатеринбургта БДИны уртача 70,5 баллга, Красноярскта 69,3 баллга, Омскта 66 баллга тапшырганнар.
Илсур Һадиуллин БДИда минималь баскычны уза алмаучыларның артуы буенча борчылуын да белдерде. Быел математика, химия, биология, физика, инглиз теленнән имтихан тапшырып, минималь баскычны уза алмаучылар бар.
Югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә килгәндә, Казанда 3 укучы 2 шәр предметтан 100 әр балл җыйган. Рус теленнән 100 балл җыючылар быел 30га җиткән (былтыр 17), математикадан -10 (узган ел берәү дә булмаган). Рус әдәбияты, химия, биология, география, информатикадан БДИ тапшыручылар арасында да 100 балл җыючылар бар.
БДИ да иң югары бәя алучыларның күпчелеге Казанның Вахитов районы (21 укучы), Идел буе районы (12 укучы) һәм Мәскәү районы (6 укучы) мәктәпләрендә белем алган.
“Бу нәтиҗәләр Казанда белем бирү дәрәҗәсен, укытучылар составын, директорлар корпусын, мәгариф идарәсе тарафыннан башкарыла торган зур һәм системалы эшне күрсәтә. Әмма анализ кирәк. Яңа максатлар кирәк. 5 мең кешенең 3 меңе 80 баллдан артык җыйган. Бу бик яхшы күрсәткеч”, - дип бәя бирде Казан мэры Илсур Метшин бу уңайдан.