Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, җәйге ял лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, ә тагын 3 меңгә арттырып та булды. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинетында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышына багышланган брифингта сөйләде.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, РФның кайбер субъектларында җәйге сәламәтләндерү сменаларына бирелүче бушлай юлламалар санын киметергә тырышалар. Татарстанда исә киресенчә, Татарстан Президенты кушуы буенча стационар лагерьларны ремонтлау дәвам итә. Бүгенге көндә аларның инде яртысы ремонтланып беткән.
“Быел төрле формадагы ял итә торган 1325 урын оештырылды. Бирегә стационар һәм палаткалы лагерьлар,шифаханәләр, мәктәп яны ял һәм хезмәт, профильле һәм яшьләр сменалары керә”, - дип сөйләде Рөстәм Гарифуллин.
Кампания барышында 41 мең татарстанлы бушлай ял итте, алар сәламәтлекләрен ныгытты һәм белемнәрен арттырды. Шулай итеп еллык план (54 мең 700 кеше) инде 76 процентка үтәлде, дип билгеләп үтте спикер.
Бирегә риск группасындагы 10 мең бала да керә: ятимнәр, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә торучылар, реабилитация кирәк булучылар. Талантллы, сәләтле Татарстан балалары да: олимпиада призерлары, иҗади бәйге лауреатлары – шулай ук путевкаларны республика хисабыннан алды.
Кара диңгез ярлары быел Татарстан яшьләрен каршылады. Краснодарск крае һәм Кырым Республикасы курортларында 5 мең бала ял итте.
Спикер аеруча Татарстан Президенты кушуы буенча Луганскидан килгән 46 балага «Заречье» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда бушлай ял оештырылуын билгеләп үтте.
Ел башыннан сәламәтләндерү лагерьларында ведомстволар тарафыннан 1500 тикшерү үткәрелгән. Рөстәм Гарифуллин сүзләреннән күренгәнчә, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән, ә кайнар линиягә шалтыратулар, тулаем алганда, юллама бәясен ачыклау буенча булган.
«Корпусларда юылмаган идәннәр турында, лагерь мәйданындагы кайбер фонарьларның яктыртмавы, шулай ук туклану буенча булган шикаятьләр вакытында бетерелде”, - дип әйтелде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, ял иткән балаларның 94 проценты бик канәгатьләнеп кайткан.
Брифингның йомгаклау өлешендә Рөстәм Гарифуллин балаларның ялын оештыруда алыштыргысыз ярдәмче булган педагог һәм табибларга рәхмәтен җиткерде.
Сәламәтләндерү кампанясенә быел барлыгы 1 млрд. 400 млн бюджет акчасы салына. Юллама бәясе бүгенге көндә 14 мең сум тора. Дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең балалары путевкалары хакының 85 процентын дәүләт каплый. Ата-аналар өчен түләү бәясе уртача 3 мең 600 сум тәшкил итә.