Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Һәр елны яңа уку елы алдыннан махсус комиссия тарафыннан белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә. Теләче районында быел составында мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге куркынычсызлыгы, ХЭК хезмәткәрләре булган комиссия мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булды. Ә “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре үзләре аерым тикшерә. Нәтиҗәләр 20 августтан соң билгеле була, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.
Махсус комиссия бинаның төзеклеге, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышы, медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырылу, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше кебек мәсьәләләрдә бәя бирде. Тикшерү барышында соңгысына аеруча басым ясала. Шулай ук белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы эш алып барылу - белем оешмаларына тикшереп кертү тәртибе, террорчылыкка каршы почмак, сигнализация төймәсе, видеокүзәтү кебек җайланмалар барлыгы тикшерелде. Әлегә сигнализация төймәсе нибары алты белем бирү оешмасында, ә видеокүзәтү ике мәктәптә урнаштырылган.
“Барлык төр куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча белем бирү учреждениеләрендә күптөрле эш алып барыла. Тикшерү барышында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кимчелекле яклар да күзәтелде. Алар өстендә эш алып барыла, - диде белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча район ведомствоара комиссиясе әгъзасы Гүзәлия Нигъмәтҗанова. - Шулай ук мәктәп яны территорияләре: чәчәклекләр һәм укыту-тәҗрибә участоклары да тикшерелде. Аларның һәркайсын бәяләп, урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләрне август киңәшмәсендә игълан итәчәкбез”, - диде ул.
Сүз уңаеннан, 3-5 август көннәрендә белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген бәяләү буенча республика смотр-конкурсының зона этабы да булып узды. Республика комиссиясе 4 август көнне жирәбә буенча конкурста катнашучы ике мәктәпне билгеләде. Комиссия Олы Мәтәскә һәм Теләче гомуми белем бирү мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген бәяләде. Зона этабының нәтиҗәләре соңрак билгеле булачагы әйтелде.