Татар мәгарифе порталы
Сез монда
14-19 августта республиканың Югары Ослан районына студентлар десанты килеп төшәчәк. Бер меңгә якын кешедән торган бу десант кыр шартларында нишләргә җыена соң?
Дүрт көн дәвамында республика, чит төбәк студентлары белем алып, башкарган эшләренә йомгак ясаячак. Тик монда килер өчен теләк кенә түгел, ә кыр шартларында яши алу, гомумән, психологик яктан әзер булу да таләп ителә. Татарстан студентларыннан кала, Свердлау, Ленинград, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортстан, Адыгей, Дагыстан республикалары, Краснодар крайларыннан катнашучылар көтелә.
- Бу форум, беренче чиратта, аны яшьләр үзләре уйлап табуы белән кызыклы. Үз эченә сигез юнәлешне алган форумны “Студентлар лигасы” оештыра. Әйтергә кирәк, бу оешма студентлар белән эшләүдә иң яхшылардан санала, – дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.
Сигез төрле юнәлешне үз эченә алган форумда һәр студент өчен күңеленә якын өлкә буенча белем туплау мөмкинлеге каралган. Укыту программасы шәхси үсеш, иҗат, эшмәкәрлек, фән һәм инновацияләр, студентлар үзидарәсе, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм башка юнәлешләрне дә колачлый.
Оештыручылар әйтүенчә, форумның белем бирү программасы гадәти лекция-парлардан аерылып торачак. Быелгы үзенчәлекләргә килгәндә, 19 чатырны сыйдырган әлеге мәйданда “Студентлар лигасы” музее да оештырыла, чөнки быел әлеге оешмага 20 яшь тула.
– Бу чараның төп максаты – бер уку елы дәвамында башкарлыган эшләргә нәтиҗә ясау. Без биредә яңа уку елына да максатлар куябыз. Әгәр былтыр форум 24 августта башланса, быел 10 көнгә иртәрәк старт бирәбез. Бу, беренче чиратта, уку йортлары, студентлар белән төрле мәсьәләләрне ашык-пошык түгел, ә иркенләп, яхшылап уйлап хәл итәр өчен кирәк, – ди “Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров.
Форум дәвамында Оксфорд университетын тәмамлаган студентлар ассоциациясе белән дә килешү төзергә җыеналар. Студентлар алдында чыгыш ясаячак остазлар арасында төрле өлкәләрне колачлаган белгечләр бар. Татарстаннан гына түгел, Россия, Европа Советы вәкилләре дә үз белемнәре белән уртаклашачак.
Чараның белем бирү программасы координаторы Юлия Сичевская әйтүенчә, программа гамәли якка юнәлдерелгән. Чөнки ул яшьләргә һәрвакыт үсештә булырга ярдәм итә.
- Әйе, Россиядә яшьләр форумнары бик күп. Ләкин без үзебезнеке булсын, дип теләдек. 2014 елда икътисади яктан авыр вәзгыять аркасында һәр идеягә дә булышлык күрсәтелмәде, ләкин безнең кыюлык күп киртәләрне җиңәргә булышты. Бер метр биеклектә үлән үскән җирдә бер атнадан тулы шәһәрчек барлыкка килде. Шул сәбәпле, республика студентлары мәсьәләләрен чишү өчен тагын бер мәйданчык пәйда булды, – ди Элькин Искәндәров.
Форумда катнашкан студентлар бер ел эчендә үз проектлары җитәкчеләре яки студентлар советы җитәкчесе дәрәҗәсенә үсеп җитә икән. Кадрлар булдыруда, студентлар үзидарәсе үсеше өлкәсендә студентларның бу форумы – яхшы фундамент, дип саный оештыручылар.
Форумда катнашу өчен ике мең студенттан гариза кабул ителгән. Анкетадан тыш, студентның биредә катнашуы өчен мотивациясенең никадәр көчле булуы да исәпкә алынган.