Татар мәгарифе порталы
Педагогларның август киңәшмәсе кысаларында Лаеш техник-икътисад техникумы базасында "Милли мәгарифнең муниципаль моделе: үсешнең перспектив юнәлешләре" һөнәри белем бирү секциясе утырышы узды. Бу хакта Татарстан Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов республикада милли мәгариф өлкәсендәге эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенгә Татарстан мәктәпләрендә татар телендәге 64 дәреслек буенча белем бирәләр, Россиянең бер генә төбәгендә дә бу системаның тиңнәре юк. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар игътибарын татар телендә белем бирү сыйфатын юнәлтте. Аның сүзләренчә киләсе елда укытучыларның эшен билгеләүнең яңа ысулы кертеләчәк: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә имтихан бирә торган мәктәпләр рейтингын төзиячәк һәм бу милли мәгариф учреждениеләре эшен бәяләү факторы булачак.
Бу мәгълүматны республика мәгариф министры Энгель Фәттахов та раслады. Шулай ук яңа уку елында ведомство милли мәктәпләрдә инвентаризация үткәрәчәк һәм мәктәп директорларының уку эшләре буенча урынбасарлары тикшереләчәк. "Безнең төп бурыч - сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру", - дип билгеләп үтте министр.
"Хәзер учреждениеләр һәм кадрлар мәсьәләсен хәл итү мөһим. Безнең предприятиеләрнең файдалы гамәлләр коэффициентын квалификацияле белгечләр әзерләп кенә арттырып була", - дип фикере белән уртаклашты район башлыгы Михаил Афанасьев.