Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республиканың 200 яшь мөгаллиме бүген республика тарихында беренче тапкыр тантаналы рәвештә бөек “Укытучы” һөнәренә багышланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа гына көллият-университетлар тәмамлап, мәктәпләргә эшкә килүчеләргә үзенең теләкләрен ирештерде. Яшь белгечләр исә үз җилкәләренә алган җаваплылыкны намуслы үтәргә ант бирде.
Алар әле укытучылык юлыннан беренче адымнарын гына атлый. 1 сентябрь көнне яшь белгечләр үзләре дә беренче сыйныф укучысыдай кыюсыз гына атлап уку бүлмәләренә керәчәк. “Балалар ничек кабул итәр икән, аларны кызыксындыра алырмынмы?” Һәр яшь белгечнең күңелендә йөз төрле сорау һәм дулкынлану хисе хакимлек итә, билгеле. Уен эшмени – үз җилкәләренә киләчәк буынны тәрбияләү җаваплылыгын алалар бит.
Бүген яшь мөгаллимнәр укытучыларның традицион август киңәшмәсе кысаларында “Һөнәри үсеш һәм укытучы карьерасы” дип исемләнгән яшь педагоглар форумында катнашты. “Иннополис” университетында алар инде күп еллар мәктәп мохитендә кайнаган остаз укытучылар белән аралашты, алардан киңәшләр сорый һәм мастер-классларда катнаша алды. Бу форум тәүге адымнарын ясаучы яшь белгечләргә зур вакыйга һәм ярдәм буларак кабул ителде.
Укытучылыкка багышлау тантанасын “Яшь укытучылар ассоциясе» җитәкчесе Рөстәм Кәримов ачып җибәрде.
- Укытучы һөнәрен бер дә җиңел һөнәрләр рәтенә кертеп булмый. Бу һөнәрдә бер урында торырга теләсәң дә, алга бик шәп итеп барырга кирәк. Һәр кешегә дә бала йөрәгендә укуга, мәктәпкә, гаилә һәм дәүләткә мәхәббәт ялкыны тудырырга бирелмәгән. Теләсә-нинди кеше балалар акылында фәнгә, әйләнә-тирә дөньяга мавыгу һәм кызыксыну уята алмый. Шуңа да монда булган “Укытучы” дигән горур һәм ихтирамлы исемне үзенә йөкләргә курыкмаган яшьләрне күрергә шатмын, - дип сәламләү сүзләрен ирештерде Рөстәм Кәримов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тә яшь укытучыларны бу бөек һөнәргә аяк басулары белән тәбрикләде. Аның сүзләренчә, бүген белем бирү сыйфатын үсетерүгә зур игътибар бирелә - матди-техник база яңартыла, иң заманча технологияләр эшкә җигелә. Әмма боларның берсе дә укытучы булмаса, бернинди нәтиҗә дә бирмиячәк.
- Укытучы – ул иң мөһиме. Бүген без укытучы абруе турында бик күп уйланабыз. Сез безнең республика өчен иң әһәмиятле нәрсәне – кеше капиталын формалаштырасыз. Республика җитәкчелеге алга таба да мәгариф системасына ярдәм итәчәк. Ул бездә иң чыгымлысы. Әмма бу программалардан башка без сыйфатны, дәрәҗәне үстерә алмас идек. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, ресурс үзәкләре дә, безнең югары мәктәп тә бергә үсеш алырга тиеш, - дип ассызыклап Президент яшь укытучыларга үз һөнәрен яратырга өндәде.
Яшь укытучылар анты
Шуннан соң “Иннополис” университеты янындагы мәйданда урнаштырылган сәхнәдән беренче тапкыр яшь укытучылар анты яңгырады.
- Мин - яшь, актив, инициативалы, кыю, хезмәт сөючән мөгаллим дөньядагы иң мөһим, иң кирәкле укытучы һөнәре ияләре рәтенә яшь буын татарстанлыларны укыту һәм тәрбияләү җаваплылыгын тулысынча аңлап басам. Актив гражданлык бурычын куеп, Ватанны яратучы, иң югары һөнәри һәм шәхси казанышларга зур җаваплылык белән омтылучы, әлеге кыйммәтләрне укучыларда да булдырырга сәләтле үрнәк кеше булырга ант итәм. Һәр дәресне үз мөмкинлекләремне тулысынча кулланып, һәрдаим һөнәри үсешкә омтылырга, үз эшемнең остасы булырга ант итәм. Шәхсән үземнән һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән камиллек таләп итеп куелган бурычларны гадел юл белән хәл итәргә ант итәм. Сайлап алынган мөгаллимлек хезмәтемдә, дәрестә һәм тормышта һәрвакыт иң югары нәтиҗәләргә омтылырга ант итәм, - дип яшь белгечләр үз өстенә зур җаваплылык алды.
Алинә Фәрзетдинова
Яшь укытучылар рәтенә кабул ителүчеләр арасында бүген Алинә Фәрзетдинова да бар иде. Ул быел педагогик көллиятне тәмамлап, Чаллы шәһәренең 44 мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп урнашкан гына.
- Мин укытучылык һөнәрен әтиемне тыңлап сайларга булдым. Ул “Икеләнмә дә, бу һөнәр һичшиксез синеке” дип, укытучы булырга өндәде. 14 яшьтән үк мин лагерьдә вожатый булып эшләдем. Миңа балалар белән эшләү бик ошады. Шул рәвешле мин мөгаллим булырга карар кылдым. 9 сыйныфтан соң мин көллияткә укырга кердем. Аттестатымда бары бер “дүртле” генә иде, шуңа да мин уку йортына җиңеллек белән эләктем. Уку дәверендә мәктәптә практика үттем, үз-үземне сынап карадым инде. Балалар яшь укытучыларны бик ярата, безне дәресләрне кызыклы итәргә өйрәтәләр. Беренче тапкырлар дәрес биргәндә, бераз дулкынлану хисләре бар иде, әмма барысы да бик яхшы узды. Хәзер инде мин Чаллыда Пединститутка читтән уку бүлегенә укырга кердем. Сайланган һөнәремдә үсәргә ниятлим, - дип сөйләде Алинә.
Ольга Михайлова
Ольга Михайлова инде билгеле бер күләмдә укытучылыкта тәҗрибә туплап өлгергән инде. Ул узган елда Алабуга шәһәрендә Казан дәүләт университеты каршындагы институтны тәмамлап, туган Лениногорск шәһәренә әйләнеп кайткан. Бер ел инде 4 санлы мәкттәптә технология укытучысы булып эшли.
- Балачакта һәркемдә укытучы булу хыялы туадыр. Башлангыч сыйныфта үзебезнең сыйныф җитәкчесенә гашыйк булдым. Әлеге һөнәргә мәхәббәт, кызыксыну да шулай уянгандыр. Нәселдә дә укытучылар бар - әбиемнең әнисе укытучы булган. Шулай балачак хыялым мәктәпне тәмамлаганчы сакланды һәм менә тормышка ашты менә. Яшь укытучыда бер төркем кыенлыклар туа, билгеле. Методик яктан авырлыклар булгалый, гади күнекмәләр, тәҗрибә җитми кайчак. Әмма боларның барысы хәл ителә – ярдәм итүче остазлар бар. Бер ел мәктәптә эшләп караганнан соң, төп-төгәл укытучы һөнәре – минеке һәм бу юлдан китүемә үкенмим дип әйтә алам, - дип белдерде “Яшь укытучы» гранты иясе Ольга Михайлова.
Руслан Хәлиуллин
Руслан Хәлиуллинның укытучылык һөнәрендә өч еллык стажы бар инде. Егет Спас районы Болгар шәһәренең 1 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияте укыта. Ул 9 сыйныфтан соң педагогика көллиятенә укырга керә һәм аннары бер ел мәктәптә эшләп карый. Шуннан соң Русланны армия сафларына алалар. Ватан алдында бурычын үтәп кайтканнан соң егет укытучылык белән бәйле булмаган башка тармакларда да үзен сынап карый. Әмма яңадан мәктәпкә кайтырга карар кыла.
- Укытучы һөнәренең абруе үсә бара, төрле шартлар тудырыла. Мөгаллим булырга теләүчеләр саны да арта. Узган елда менә мәктәпкә бер дустым килде. Ул педагогик белеме була торып,төзелеш тармагында эшли иде. Сөйләшеп киттек тә шулай, укытучылыкка килергә теләк белдерде. Хәзер бер мәктәптә эшлибез. Укытучы һөнәре авыр, эшләре өйгә кайта, диләр бит инде. Төннәрен дә утырырга туры килгәли, әмма гаиләгә дә вакыт кала. Хезмәт хакы дәрәҗәсенә килгәндә, акча беркайчан да күп булмый инде ул. Бераз күбрәк булса комачауламас иде, әмма әлегә җитеп бара, - дип сөйләде Руслан.
PS. Яшь укытучыларга уңышлар телибез, Белем.ру порталы аларга эшләрендә терәк һәм ярдәмче булыр, дип ышанып калабыз.