Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Россиянең төньяк башкаласы Санкт–Петербургта “Тормыш иминлеге хакына юллардагы куркынычсызлык” исемле II Халыкара конгресс узды. Конгресс эшендә Россия Федерациясенең 56 регионыннан һәм 20 чит илдән 1300 вәкил катнашты. Чараны Санкт–Петербург шәһәре губернаторы Валентина Матвиенко, Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бәйсез Комиссия Рәисе лорд Робертсон, Бөекбританиянең Король автомобиль клубы Президенты принц Майкл Кентский, Халыкара Юл Федерациясе Вице–президенты Рик Нойтенс, Россия Федерациясенең Эчке Эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм башкалар оештырды.
Дөнья белгечләре фаразлавынча, ел саен Җир шарында юл–транспорт һәлакәтләрендә 1,2 миллион кеше һәлак була. 50 миллион кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләрен ала. Әгәрдә киләчәктә, нәтиҗәле чаралар күрелмәсә, 2020 елга юл–транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр саны 67 проценттан да артып китәргә мөмкин.
Рәшит Нургалиев үз чыгышында балалар катнашындагы фаҗигаләргә дә бәя бирде. “Балаларны үз–үзләрен юлларда дөрес тотарга өйрәтү системасын үзгәртү, шоферларның пасажир–балалар өчен махсус урындыклар куллана башлавы, автошәһәрчекләр булдыру, максатчан пропаганда компанияләрен уздыру, “Мәктәп автобусы” программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә балалар җәрәхәтләнүен 4,6 процентка киметә алдык”, – диде ул.
Конгресс үз эшен түгәрәкләп Декларация кабул итте. Әлеге норматив документта түбәндәге пункт аеруча игътибарга лаек:
“Мәгариф системасы җитәкчеләреннән мәгарифнең мәктәпкәчә, башлангыч, урта һәм югары баскычында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү курсы программаларын халыкара стандартлар, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үстерү һәм яңарту, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы үзәген булдыру сорала.”
Бу уңайдан Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов да үз фикерен әйтте: “Мәктәптә каралган 40 сәгать эчендә укучыларны нәрсәгә генә өйрәтеп өлгерергә мөмкин? Шуңа күрә без профилактик эшне балалар бакчасыннан ук башлыйбыз. Ләкин тәрбиячеләр, пропаганда бүлеге инспекторлары өйрәткәннәрне әти–әниләр юкка чыгара.
Балалар бакчасына баргач, сорау бирәм: “Кайсыгызның гаиләләрегездә машиналар бар?” Нәниләрнең 80 проценты уңай җавап бирә. Ләкин сораштыра башласаң, шаклар катасың: 30 процент әти–әни генә куркынычсызылк каешын тагып йөри, бары 10 проценты гына балалары өчен махсус урындыклар сатып алган.” Билгеле, әти–әниләрнең үзләре һәм балалары иминлегенә булган мондый караш сабыйларына да күчми калмый.