Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча биш ел дәвамында 900 чамасы балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген Казан мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Татарстан Премьер-министр урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Вице-премьер сөйләгәнчә, Татарстанда ел саен мәктәпкәчә мәгариф оешмалары капиталь ремонтына республика бюджетыннан 2,5 млрд сум бүлеп бирелә. "Казан белән Чаллы шәһәреннән кала, барлык муниципаль районнарда бу проблеманы хәл иттек. Әлегә Казанда капиталь ремонтка ихтыяҗ кичергән 18 мәктәп кала", - дип билгеләп үтте докладчы.
Өч елда республикада 158 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы төзелде, балалар бакчаларында 30 меңнән артык яңа урын булдырылды. "Өч яшьтән өлкәнрәк балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мәсьәләсе Татарстан буенча хәл ителде. Әмма Казанда кайбер проблемалар кала", - диде ул.
"Мәктәпләр төзү буенча яңа федераль программа гамәлгә куелды. Быел Татарстанда беренче мәктәп Чаллыда тапшырылачак. Аның төзелеше тулысынча республика бюджетыннан финасланган - 507 млн сум. Федераль бюджеттан 317 млн сум күләмендә өстәмә финанс алачакбыз. Бу акча Казанда 1024 урынга исәпләнгән мәктәп төзү өчен сарыф ителәчәк, яңа мәктәпне киләсе елда тапшырырга планлаштыралар", - диде Э. Фәттахов.
Вице-премьер сүзләренчә, республикада беренче тапкыр өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары өчен дә 15 млн сум грант каралган. "Без укытучыларга грант ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә әзер. Узган уку елында республика бюджетыннан бу максатларга 340 млн сум юнәлдерелде. Яңа уку елына шулкадәр үк акча бүлеп бирү планлаштырыла", - дип белдерде ул.
Бүгенгә 20 гә якын ресурс үзәкләре булдырылды диде министр. "Һәр ел саен шул максатларга 700 млн сум бүлеп бирелә. Җиһазлар өчен генә дә - 100 млн сум чамасы", - дип ачыклык кертте ул.
Республика мәгариф һәм фән министры мәктәпләрне автобуслар белән тәэмин итү буенча федераль программа буенча республикага 25 транспорт чарасын тапшыру көтелә диде. Татарстан Президенты укытучыларның ноутбукларын яңарту өчен 175 млн сум чамасы бүлеп бирә, дип искәртте ул.