Татар мәгарифе порталы
Россиялеләрнең күпчелеге (42%) укытучы һөнәре матди яктан җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итми дип саный. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сораштыру нәтиҗәләре шул хакта дәлилли, дип яза "РИА-Новости".
Һәр өченче респондент (32%) укытучылар матди яктан оттырмый дип саный, бары тик 15%ы гына укытучы булып эшләп финанс уңышка ирешергә мөмкин дип саный.
Шул ук вакытта россиялеләрнең һөнәрнең абруе турындагы фикерләре төрле. Өчтән бер өлеш (37%) укытучы белгече - гадәти, аны абруйлы һәм абруйсыз диеп булмый, дип саный. Шул кадәр үк респондет раслаганча, бүген укытучы абруйлы һөнәр түгел, бары тик һәр бишенче (21%) киресенчә саный.
Россиялеләрнең күбесе (41%) мәктәп укытучылары үз вазифаларын үти ала дип уйлый. Бары тик 4% кына мәктәпләрдә уртача белемне бирү "бишле"лек дип саный. Укытучыларның үз вазифаларын үти алуына 30% кына ышана. 12% респондет укытучылар начар укыта, ә 2% бик начар укыта дип саный.
Россиядә белем бирү яхшы дәрәҗәдә дип белдерә сорауштыруда катнашучыларның 14 проценты, 48 проценты канәгатьләнерлек, ә 31% начар дип. Россиялеләр укытучыга эшен югары дәрәҗәдә алып барырга түбән хезмәт хакы (29%), зур йөкләнеш һәм хисап күплеге(12%), мәктәп прогарммасының катлаулылыгы (7%) комачаулый дип саный.
Социологлар Россиянең 130 торак пунктында 1600 кеше арасында сораштыру үткәргән. Статистика төгәлсезлеге 3,5 проценттан артмый.