Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә, 23нче сентябрьдә, Казанда Белем сыйфатын мониторинглау Республика үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлеге җитәкчеләре җыелышы узды.
Җыелышта муниципаль районнарның мәгариф идарәсе һәм бүлеге җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Утырышта 2016-2017нче уку елында Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсе каршына куелган өстенлекле бурычлар буенча фикер алыштылар. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру һәм балалар бакчаларында дәүләт телләренә өйрәтү сыйфатын күтәрү алгы планга чыга. 2016-2017нче уку елы нәтиҗәләре буенча 100 иң яхшы мәктәп рейтингы үрнәгенчә 100 иң яхшы балалар бакчасы рейтингы булдырылыр дип көтелә. Рейтингны төзегәндә балаларның бакчага йөрүләре, бакчада беренче категорияле педагоглар өлеше һәм башка критерийлар исәпкә алыначак.
1нче сентябрьдән мәктәпләрдә 1-6нчы сыйныфлардагы 100% укучы яңа стандартлар буенча, ә 7-9нчы сыйныфлардан 250 мең бала тикшереп карау режимында укый башлады. Агымдагы елның 1нче сентябреннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уку стандартлары кертелә. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада 126 мәктәп балаларны яраклаштырылган белем бирү программалары буенча кабул итә. Шулай ук бу елны федераль дәүләт стандартларының фәнни (математиканы укыту, рус теле һәм әдәбияты, тарих, мәдәният буенча белем бирү) өлкәләрен яңарту дәвам итәчәк. Алдынгылык мәктәбе, физика-математика үзәге, CLIL технологиясен кертү, кытай телен укыту җирлекләрендә инновация мәйданнарын үстерү көтелә. Агымдагы уку елында “Уңышлы мәктәп”, “Мәктәп директоры”, “Безнең яңа укытучы” грантлары кебек кадрлар өчен проектлар эшен дәвам итәчәк.
Моннан тыш, җыелышта катнашучылар 2016-2017нче уку елында һөнәри белем бирү эшчәнлеген үстерү, өстәмә белем бирү һәм балаларны тәрбияләү, мәгариф өлкәсендә кадрлар проектлары буенча да өстенлекле юнәлешләр турында фикер алыштылар.