Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Әдәби җәүһәрләр" II россиякүләм бәйгесенең беренче викторинасында катнашкан хөрмәтле китап укучылар, порталыбыз кулланучылары!
Бу уку елының беренче җиңүчеләрен игълан итәр вакыт та җитте. Гадәттәгечә, иң беренче булып гомуми статистикага күз салыйк. Викторинада кулланучыларга барлыгы 20 сорау тәкъдим ителде. Сораулар төрле авырлыкта булып викторинада барлыгы 32 балл (100%) җыеп була иде.
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең Харрас Әюпка багышланган беренче викторинасында барлыгы 48 кеше катнашты. Алар арасыннан 5 кеше түбән нәтиҗә күрсәтте һәм тестны үтә алмадылар. Һәм, киресенчә, 16 кеше аеруча югары нәтиҗәләргә ирештеләр һәм 75 %тан югары балл алдылар. Ә инде алар арасыннан 2 кулланучыбыз 100 дән 100 балл җыя алды.
Кемнәр соң алар? Аларның икесе дә инде безгә таныш кешеләр. Аларның берсе - Гөлшат Ситдикова, методист/программист, Казан шәһәре. Ул 8 минут 3 секундта викторинаның барлык сорауларына да җавап бирде.
Әмма да ләкин беренче урын башка кулланучыга эләгәчәк. Әлфия ханым Мостафина, Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы викторинадагы 20 сорауның барысына да 4 минут 47 секундта дөрес җавап бирә алды һәм әлеге викторинада беренчелекне яулады.
Ә инде өченче урынны Казан шәһәре Яңа Савин районы 143 нче мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Газимҗанова яулады. Ул 100 дән 94% җыеп барлык сорауларга да диярлек дөрес җавап бирә алды.
Барлык әлеге өч укытучы да бәйгенең финал тантанасына чакырулы, ул апрель аенда 2017 елда үткәреләчәк. Ә инде Әлфия ханым Мостафинага быел да гран-при өчен көрәшергә туры киләчәк. Быел аның көндәшләре кем булыр - әлегә билгесез. Бәлки алар арасында Рәзинә Исмәгыйлова (Казан), Рәзилә Галимова (Бөгелмә) яисә Людмила Осипова (Лениногорск) булырлар? Харрас Әюпка багышланган викторинада аларның һәрберсе 32 дән 29 балл (91%) җыеп уңышлы катнаштылар. Киләсе викториналарыбызда алар арасыннан да җиңүчеләр булуы мөмкин.
Ә бәлкем киләсе викторинада кайсыдыр башка бер кулланучыга бәхет елмаер һәм алар үзләренең татар әдәбияты өлкәсендә белемле булуын дәлилли алырлар? Кем генә җиңсә дә, викторинада катнашкан һәр кеше бу чарадан үзе өчен файда алыр, үз көчен сынар һәм киләчәктә татар әдәбияты белән тагын да ныграк кызыксынып китәр, дип уйлыйбыз. Ә инде үзебезнең шәхесләребезне, аларның иҗатын яхшы беләбез икән, димәк туган телебезнең киләчәге бар һәм ул тагын да ныгый гына барыр, дип ышанып калабыз!