Татар мәгарифе порталы
Күптән түгел Казан дәүләт университетының Яшь галимнәр ассоцияциясе университетның Болон системасы стандартына күчү процессына багышланган чираттагы семинарга җыелды.
Беренчеләрдән булып доклады белән икътисад факультеты доценты Алла Подгорная чыгыш ясады. Болон сиситемасы нигезендә балл-рейтинг системасы ята. Әлеге факультетка эксперимент рәвешендә ул дүрт ел элек үк кертелгән иде. Алла Игоревна сүзләренә караганда, бу системага күчү җиңел булмый. Укытучылар үзләре Казан университетына туры килерлек методика эшләргә тиеш булды. Ә бу, үз чиратында, зур күләмдә мәгълүмат, күпъеллык укыту тәҗрибәсен шул исәптә башка югары уку йортларыныкын да, эшкәртергә кирәк булган. Нәтиҗәдә, әлеге факультет укытучылары программа булдырган. Аны бүген укыту процессында нәтиҗәле кулланалар. Әлбәттә, студентлар тараыннан канәгатьсезлекләр дә була. Хәтта студентларның өлгереш билгеләре кискен төшә. Ләкин бүген әлеге проблемалар чишелгән. Хәзер киресенчә, балл-рейтинг ситсемасына күче үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Мисал өчен, укучыларның уку стимулы аркан. Чөнки әлеге система нигезендә укытучылар дәрес саен студентларның белемен тикшерергә тиеш. Ә бу үз чиратында соңгы имтихан билгесенә йогынты ясый.
Киләчәктә, Казан дәүләт университетының башка факультетлары да Болон системасына күчәчәк, дип хәбәр итә университетның матбугат үзәге.