Татар мәгарифе порталы
5 октябрьдә бөтен Җир шары Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итә. Укытучы икенче әни дә, дус та, тәрбияче дә. Шул ук вакытта ул көчле педагог булудан бигрәк белемле психолог та. Баланың 10 ел гомере мәктәп диварлары эчендә үтүен исәпкә алганда, баланың кеше буларак формалашуы, җәмгыятькә файда китерерлек шәхес булып үсүе укытучылар кулында.
Бүген Татарстанда 40 мең укытучы бар. Аларның 2 меңе - тәрбиячеләр белән бергә коррекция мәктәпләрендә, 300е - кичке мәктәпләрдә эшли.
Гомумбелем бирү мәктәпләрендә 3,7 мең пенсия яшендәге мөгаллим укыту эшчәнлеген дәвам итә. Ләкин проблемалар да юк түгел, Татарстанда яшь белгечләр саны бермә–бер кимегән. 2005 елда Татарстанда 6 мең яшь укытучы булса, 2007 елда бу күрсәткеч нибары 4,2 мең яшь педагогка калган. Бу саннар укытучыларны аеруча ихтирам итәргә, аларның авыр эшләренә игътибарлырак буларга этәрә. Шул уңайдан без – “Белем.ру”лылар кадерле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Эшегездә түземлелек, батырлык телибез! Укучыларга биргән белемнәрегез, көчегез бушка китмәсен, сез олы тормыш юлына бастырган кызлар–егетләр горурлыгыгыз булсын. Эшегездә укучыларыгыз белән бергәләп яңа үрләр яуларга язсын. Саулык–сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!