Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күренекле татар драматургы һәм башка төр күп кенә әсәрләр авторы Мирхәйдәр Фәйзине бик күпләр үз итте. Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелеп килә торган "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесе кысаларында һәм аннан тыш бик күпләр ноябрь ае дәвамында Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынып килделәр, аның турында язмаларны һәм аның үз әсәрләрен укыдылар.
Һәм менә айның соңгы көнендә бу татар шәхесен күп яктан өйрәнгән татар әдәбиятын сөючеләр Белем.ру порталына кереп үз белемнәрен сынарга керештеләр.
Шуны әйтергә кирәк, Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган викторина, шактый гына катлаулы булуына карамастан, җиңүчеләр саны буенча иң рекордлысы булды - 69 кулланучы викторинаны уңышлы узды, ә 6 кеше 100 балл җыеп иң югары нәтиҗәне күрсәттеләр. Бик азлар гына викторинада белемнәренең җитәрлек булмауларын аңладылар.
Әйдәгез, Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторинада 100 балл җыйган кулланучыларга күчик.
Иң беренче 100 балл җыючы инде иртәнге 9 тулганда ук билгеле булды. Ул - Бөгелмә районы мәктәбенең I категорияле китапханәчесе Гөлфия ханым Абдуллина. Шактый кыска вакыт аралыгында - 12 минут 40 секундта ул барлык сорауларга да тулысынча дөрес җавап бирде. Әлеге нәтиҗә Гөлфия ханымның I категорияле генә түгел, ә югары категорияле китапханәче булуын дәлилли. Әлеге җиңү аңа категориясен тагын да югары күтәрүгә бер адым булыр, дип ышанып калабыз. Үз ягыбыздан аңа ярдәм итәргә әзербез һәм киләчәк эшендә уңышлар теләп калабыз!
ps. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Гөлфия ханым иң беренче "Әдәби җәүһәрләр" викторинасыннан башлап безнең белән бергә. Викторинадан викторинага аның уңышлары арта барган, бәйге Гөлфия ханымга татар әдәбияты буенча белемнәрен күтәрүгә зур ярдәм күрсәткәндер, дип ышанасыбыз килә.
Әмма Мирхәйдәр Фәйзи турында викторинаны Гөлфия ханымнан да тизрәк узучы өч кеше булды. Өченче урынны викторинаны 10 минут 11 секундта уңышлы узган Рәзинә ханым Исмәгыйлова яулады. Ул Казан шәһәре Идел буе районының 127 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирә. "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә Рәзинә ханымның бу беренче генә уңышы түгел, ул инде икенче мәртәбә 100 балл җыеп татар әдәбиятыннан үзенең тирән белемнәрен күрсәтте, октябрь аеның җиңүчесе булды.
Икенче урынны бу викторинабызда Кукмараның 1 нче номерлы гимназиясе укучысы Ләйсән Гаянова яулады. Викторинаны уңышлы үтеп чыгу өчен аңа нибары 5 минут 8 секунд вакыт кирәк булды. Һәм без бик озак кына (төш вакытыннан алып кичке тугызларга кадәр) аны әлеге викторинаның җиңүчесе булыр дип уйлап тордык.
Беренче урынны Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган викторинабызда Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы яулады. Ул Алабуга шәһәренең аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Гөлшат ханым да "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең даими катнашучысы, аның бервакытта да безнең викториналарда 60 тан ким балл җыйганы булмаган, һәр ай саен яхшы күрсәткечләргә ирешеп килгән. Һәм бу айдагы аеруча зур тырышлыгы аңа беренчелекне яуларга ярдәм иткән, дип уйлыйбыз. Гөлшат ханымның бу айдагы күрсәткече - 3 минут 34 секундта - 100 балл!
Бәйгедә 100 баллы нәтиҗәгә шулай ук Арчадан Ильмира ханым Гибадуллина һәм Казан шәһәреннән Гөлчәчәк ханым Бахтеева ирештеләр. Аларның да Мирхәйдәр Фәйзи турында белемнәре нык югары дәрәҗәдә икәннәрен атап үтәсебез килә. Моннан тыш, викторинада 4 кеше 97 балл һәм 5 кеше 95 балл җыйдылар.
Без викторинада уңышлы катнашучыларның барысын да әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Ә инде өч җиңүчене финалда көтеп калабыз. Викторинада беренче урын яулаган Гөлшат Мәхмүтова бәйгенең финалында, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка дәрәҗәле кешеләр алдында гран-при өчен көрәшәчәк!
Хөрмәтле дуслар! Сезне 30 декабрь көнне үткәреләчәк киләсе викторинада көтеп калабыз (бәйрәм булу сәбәпле 1 көн алга күчерелә). Аның кайсы шәхескә багышланган булуын шушы 1-2 көндә хәбәр итәчәкбез.
PS. Бу һәм моннан алдагы викториналарда җиңү турында сертификатларны http://belem.ru/payment адресы буенча күчеп соратырга мөмкин.