Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Иске татар бистәсендә “Татар мәгарифе тарихы” исемле экскурсия узды. Ул “Смена” заманча мәдәният үзәге оештырган Кышкы китап фестивале кысаларында үтте. Аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәре, тәрҗемәче Илнур Низамиев үткәрде.
Сәяхәт Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршында башланды.
Экскурсиянең Г. Камал театры каршыда башлануы очраклы түгел. Монда урнашкан ХХ йөз башындагы әһәмиятле мәгариф үзәкләренең берсе - ул Г. Камал театрының хәзерге бинасына якын урнашкан "Шәрык" клубының өч катлы бинасы. Илнур Низамиев әйтүенчә, элек Шәрык клубының иң беренче җыелышлары “Болгар” кунакханәсенең ике бүлмәсендә үткән. Аннан соң берничә бина алмаштырып, "Шәрык" клубы бары 1911 елда гына хәзерге Татарстан урамындагы яңа 3 катлы йортка күчкән.
“Бу клубны булдыру фикере иң беренче тапкыр танылган сәнәгатьче, сәүдәгәр Апанаев йортында узган очрашуларның берсендә туа. Җыелышларга йөргән Йосыф Акчура, Әхмәтһади Максуди һәм башкалар бу иҗтимагый оешманы булдыруны сорап, хөкүмәт органнарына мөрәҗәгать итә. 1907 елда рәсми теркәлгән клубка галимнәр, алдынгы карашлы муллалар, зыялылар, әдипләр һәм башкалар җыелып, очраша, фикер алыша башлый. Монда оркестр музыка уйный, беренчеләрдән булып мөселман татар китапханәсе булдырыла”, - диде Илнур Низамиев.
Сәяхәтнең алдагы объекты - Шиһаб Мәрҗәни торган йорт булды. Бу йортта тарихчы, галим Шиһаб Мәрҗәни яшәгән һәм эшләгән. Хәзерге көндә биредә шамаилләрдән күргәзмә ясалган. Биредәге иң борынгы экспонат шамаилгә 150 ел.
Алга таба сәяхәттә катнашучылар Апаневлар акчасына төзелгән мәчет һәм мәдрәсәгә юнәлде. Мәчет янында төзелгән мәдрәсәне я Апанай мәдрәсәсе, я Күл буе мәдрәсәсе, я Касыймия мәдрәсәсе дип атыйлар. Биредә кадими (иске) ысул белән укытканнар. Мәдрәсәдә Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди кебек танылган шәхесләр белем алган. Биредә Шиһаб Мәрҗәни дә укытып алган.
Шулай ук Иске татар бистәсендә икенче мөһим мәгариф үзәкләренең берсе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе булган. Биредә Салих Сәйдәш, Галиәсгар Камал, Борһан Шаһиди кебек шәхесләр белем алган.
Экскурсия энциклопедик гыйлем иясе, галим Каюм Насыйри музеенда тәмамланды. “Каюм Насыйри беренчеләрдән булып татар теленә фәнни якын килгән галим”, - диде музей хезмәткәрләре.
Каюм Насыйриның балалар өчен кызыклы мәгълүмат тупланган китаплар, татар телен укыту өчен методик ярдәмлекләр, геометрия, география һәм башка фәннәрдән дәреслекләр язганлыгы билгеле. Иң беренче дини календарьләрне дә Каюм Насыйри төзегән. Ул халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыйган, әдәби әсәрләр, Казан татарлары тормышы сурәтләнгән хезмәтләр иҗат икән, карталар сызган. Хәзерге көндә Каюм Насыйри турында булган мәгълүмат әле һаман да җитәрлек түгел, чөнки һәр яңа ачыш аның әле өйрәнеп бетмәгән шәхес булуы турында сөйли. “Шуңа күрә Каюм Насыйри шәхесе, аның эшчәнлеген төптән өйрәнү - ул киләчәктә чынга ашырылырга тиешле максат булып кала”, - диде музей хезмәткәрләре.
Сәяхәттә юл уңаеннан Илнур Низамиев билгеле татар укымышлылары Фатих Әмирхан, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Фатиха Аитова һәм башкалар турында биографик белешмәләр дә бирде.