Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Белем.ру порталының 2016 елда килгән һәм урнаштырылган ресурсларына күзәтүне тәмамлыйбыз. Кичә, көн тәмамлану белән, ике атна буе барган тавыш бирүгә йомгак ясалды. Тавыш бирү нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырып үтәбез.
2016 елның соңгы айларында килгән ресурслар өчен тавыш бирү бик актив барды. Ноябрь ае ресурслары өчен барлыгы - 1654, ә декабрь ае ресурслары өчен - 1709 тавыш бирелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ноябрь аеның иң яхшы ресурсы буларак - "Һөнәрем минем язмышым" дип исемләнгән тәрбия сәгате (844 тавыш, авторы - Фаттеров Фәннур Габделнур улы, Арча районы), ә декабрь аеның иң яхшы ресурсы буларак "Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныфның рус төркеме өчен)" (503 тавыш, авторы - Гимадиева Эльвира Илдус кызы, Әлмәт шәһәре) танылды.
Әлеге ресурсларның авторларын чын күңелдән котлыйбыз һәм якын көннәрдә безнең белән элемтәгә керүләрен көтеп калабыз. Алар махсус сертификатлар һәм Г.Камал театрына ике кешелек чакыру билетлары белән бүләкләнәләр (чакыру билетын алганчы безнең белән килешеп спектакльне сайлап алырга кирәк була!).
Белем.ру порталына килгән барлык ресурслар да кем өчендер файдалы булыр һәм татар мәгарифен саклау һәм ныгытуда зур өлеш уйнар, дип ышанып калабыз!
Белем.ру порталына ресурслар кабул итү дәвам итә. Барыгызга да уңышлар телибез һәм сездән ресурслар көтеп калабыз!
PS. Нәтиҗә ясаган вакытта ""8нче А сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы" (477 тавыш, авторы - Зәйнуллина Рәзилә Мөхтәр кызы, Казан шәһәре)" дип хаталы язганбыз. Үзебез хата җибәрү сәбәпле, Рәзилә Мөхтәр кызы да сертификат белән бүләкләнә, аның ресурсын да "Ай ресурсы" исеменә лаек дип табабыз.