Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Узган ялларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында әлеге уку йортының булачак абитуриентлары, ә бәлки әле студентларыдыр да, һәм аларның әти-әниләре белән очрашу узды. Университет ректоры Мәгъсүм Сәләхов кунакларны “УНИКС” актлар залында каршы алды. Университет белән танышырга республикабызның ерак районнарынан гына түгел, чит регионнардан да килгәннәр иде.
Сүзен ректор Казан дәүләт университетына кабул итү кагыйдәләреннән башлады. “Республика буенча абитуриентлар саны кимү университетка керергә теләк белдерүчеләр санын киметмәде, киресенчә конкурс артты гына”, - дип ассызыклады ул. Өстәвенә, университет БДБ илләреннән дә студентларны кабул итә. Мисал өчен, быел беренче тапкыр Төркмәнстаннан абитуриентлар укырга алынган.
Очрашуда шулай ук факультет деканнары, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе, проректорлар да катнашты. Теге яки бу факультет турында абитуриентлар өчен кызыклы мәгълүматны шул факультет җитәкчеләреннән дә яхшырак тагын кем сөйләсен.
Сораулар күп булды. Теге яки бу факультетка керү баллары, тулай торакка урнашу мөмкинлеге, конкурсның зурлыгы һ.б. Булачак абитуриентлар аеруча югары уку йортына кадәрге белем алу мөмкинлеге турында кызыксынды. Казан дәүләт университетында дәвамлыгы төрле булган әзерлек курслары эшли. Шулай ук Кече университет дә укучыларны уңышлы укыта. Соңгысы укырга теләүчеләрне ел да конкурс нәтиҗәләре буенча кабул итә.
Очрашуда шулай ук Интернет-олимпиадада катнашырга өндәделәр. Әйтик былтыр ярышта 13 мең укучы үз белемен сынап караган.