Инвалид баланы тәрбиягә алган гаиләгә хәзер бер тапкыр 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.  “Авырулары булган баланы гаиләгә алу — ул икеләтә җаваплылык, зур эш. Чөнки андый бала белән бик күп шөгыльләнәсе, хастаханәләрдә йөрисе була. Без шундый гаиләләргә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктык һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә ярдәм итте. Әлеге сумма республика бю