Татар мәгарифе порталы
29 Март, 2017 - 11:34
Ресурс авторы:
Мөхәммәтшина Әлфия Варис кызы, ТР Яшел Үзән шәһәре 4нче гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яшел Үзән шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта урнашкан Зөя утрау шәһәрчеге дә төбәгебезнең бер тарихи урыны булып тора. Казан каласыннан 30 км ераклыкта урнашкан әлеге тарихи урында туристларның гына түгел, татарстанлыларның үзләре еш булырга ярата. Чөнки Зөя утравы үзендә бик күп тарихи серләрне саклый. Үзенең гүзәл табигате, үзенчәлекле кешеләре белән дан тоткан бу урын соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде.
Бу утрауның төзелү тарихы да бик үзенчәлекле. Тарихтан алган мәгълүматлар буенча заманында Зөя утравындагы шәһәрчекне Явыз Иван 24 көн эчендә 75 мең кешедән төзеткән, ди. Тарихи чыганаклар раслаганча, рус патшасы Иван IV тарафыннан 1551 елның 24 маенда нигез салынган бу кала – Урта Идел буендагы иң беренче православ шәһәре булган. 1550 елның көз айларында егерме ике яшьлек Явыз Иван гаскәр туплап, Казанны яуларга килә. Икенче кат камап та ала алмагач, рус гаскәре Зөя елгасы буендагы Макарьев монастыре тирәсенә хәл җыярга туктаган вакытта Зөя утравындагы куе урманнар белән әйләндереп алынган түгәрәк тауга игътибар итә. Казан ханлыгы җирләре саналган бу урынны патша яңадан һөҗүмгә әзерләнү өчен менә дигән урын дип таба һәм анда ныгытма төзергә карар кыла.
Ул чорда төзелеш өчен күбрәк таш кулланылса да, тизрәк булсын дип крепостьне агачтан салырга хәл кылына. Түбән Новгородта буралар бурап, Идел буйлап аларны Зөя утравына китертеп тиз арада Явыз Иван гаскәрләренең хәрби шәһәрчеге булдырылган. Аның калку өлеше җиде капка, унбер манарадан гыйбарәт нык дивар белән әйләндереп алына. Ныгытма эчендә руханилар, гаскәриләр һәм укчылар яшәгән. Ә стена буена аларның ашау-эчү, юындыру-киендерү ягын кайгыртучы сәүдәгәрләр белән һөнәрчеләрдән торган бистә кешеләре урын алган. Әлеге шәһәрлек Казанны яулап алу өчен бик уңайлы урын булган – ул ханлык башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан, периметры 2,5 км; утрауны бер ягыннан Зөя елгасы ага, икенчесеннән – Идел ургый.
Казан яулап алынганнан соң әлеге утрауда чиркәүләр, монастырьләр күпләп төзелә башлый. Озак еллар Зөя Идел буе төбәгенең башкаласы булып саналып йөртелә. Ләкин Казан олы шәһәр булуыннан туктамый. ХVIII гасыр урталарына Зөя каласы административ үзәк буларак әһәмиятен югалта башлый. Шуңа күрә дә ул өяз каласы булып кына кала. Ә күпмедер вакыттан соң бөтенләй авыл статусына күчә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Зөя утравы. Фәнни-эзләнү эше | 31.63 KB |