Татар мәгарифе порталы
15 Октябрь, 2008 - 13:57
Югары уку йортларына яисә урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керер өчен 2009нчы елда нинди имтиханнар тапшырырга кирәк булачак? Бүген Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы шуны хәл итте.
Югары белем алырга теләүчеләр беренче чиратта рус теленнән имтихан тапшыра. Сынауның икенчесе абитуриент сайлап алган белгечлеккә бәйле булачак. Әйтик, техник белгечлекләрнең күбесендә – физика, икътисад, менеджмент, география, статистика кебек фәннәрдән – математика, гуманитар фәннәрдән (бу хокук, реклама һ.б.) – Россия тарихы, журналистика, филология һәм башка иҗади белем алырга теләүчеләр әдәбият тапшыра, медицинадан – биология, фармацевтикадан – химия һ.б. Бу турыдагы карарга Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кул куйды.
Кайбер белгечлекләрдә хәтта өчешәр–дүртешәр имтихан каралган. Ләкин министр сүзләренә караганда, бары тик “Рус теле” дисциплинасы буенча имтихан мәҗбүри булачак. Икенче имтиханны нинди фәннән бирәчәген абитуриент үзе хәл итә. Бу сайлау мөмкинлегенә 2–3 предмет булырга мөмкин.
Шулай ук журналистика, режиссура, хореография, спорт, сынлы сәнгать кебек иҗади белгечлекләргә югары уку йортлары өстәмә имтиханнар билгеләргә мөмкин. Сынаулар иҗади һәм һөнәри юнәлешле булырга мөмкин.
Абитуриентның иҗади потенциалы собеседование яисә башка шундый субъектив формада бәяләнәчәк.
Чыганак: www.5ballov.ru