Татар мәгарифе порталы
90 көндә миллионер булып буламы? Унҗиденче көн. Онлайн бизнес төрләре
7 May, 2017 Раил Гатауллин 0
Бүген - чираттагы ял көне. Кем өчендер. Минем өчен түгел.
Марафонның һәр көне кадерле. Бүген шактый эш эшләргә өлгердем. Моңа өстәп әле онлайн-бизнес төрләре белән дә танышып чыктым.
Онлайн-бизнесның ниндие генә юк. Кайбер сайтларда хәтта йөзләгән вариант тәкъдим ителә. Ал да эшлә генә. Сезгә аларның кайберләрен санап үтәргә булдым. Теләгән кеше калганын үзе табып укый алыр, дип уйлыйм.
- Интернет-кибет идеясе
- Сайт төзү һәм аны таныту (раскрутка) идеясе
- Интернет-киоск идеясе
- Интернет-кафе идеясе
- Интернет-портал төзү идеясе
- Кытай товарлары дропшиппингы идеясе
- Интернет-ярминкәләр идеясе
- Интернет-консультацияләр идеясе
- Социаль челтәр төзү идеясе
- Форекс биржасы идеясе
- Тизер рекламасы идеясе
- Әйберләр алышу интернет-сервисы идеясе
- ВКонтактеда төркемнәрне таныту идеясе
- Инстаграмда раскрутка идеясе
- Интернет-реклама агентлыгы идеясе
- Интернет-радиостанция идеясе
- Интернет-телевидение идеясе
- Интернет-газета/журнал идеясе
- Интернет-форум төзү идеясе
- Веб-дизайн (Photoshop) ярдәмендә акча эшләү идеясе
- Принтшоп идеясе
- Онлайн-марафон үткәрү идеясе
- Вебинар үткәрү идеясе
- Интернет-вуз идеясе
- Копирайтер хезмәте идеясе һ.б.
Кыскасы, идеяләр күп. Әмма, кайсын сайласаң да, бизнес-план булдыру кирәк. Берәр блогымда бизнес-план турында сөйләргә исәп. Әлегә идеяне сайлый торыгыз. Һәм матур планнар белән йокларга ятыгыз!
Татлы йокылар, дуслар!