Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле укытучылар - гыйлем ияләре, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүче мөхтәрәм кешеләр!
Белем.ру порталы коллективы исеменнән Сезне барыгызны да бүгенге һөнәри бәйрәмегез - укытучылар көне белән котлыйбыз!
Укытучы һөнәре сезгә рухи һәм материаль байлык китерсен, эшнең тәмен, үзегезнең дәрәҗәне белеп камилләшә барыгыз, яңа үрләр яулагыз, киләчәгебезнең матур киләчәген тәэмин итегез.
Укытучылар көне уңаеннан сезгә Раил Гатауллинның укытучыларга багышланган кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез һәм бәйрәм бүләге буларак юллыйбыз!
Укытучыга
(Заманча web-программалау нигезләре буенча SoftLine курслары ахырында туган шигырь)
Үзем укытучы булгач
Күптән укыган юк иде.
Парта артында китапка
Бер дә тотынган юк иде.
Кирәк булган чакта гына
Ныгыта идем белемне.
Өзми-куймый әйтә идем
Студентларга фикеремне.
Бүген менә үзем студент...
Укытучы нотык сөйли.
Үз фикерен генә бары
Алга сөрә өзми-куймый.
Сөйләүләре уйландыра,
Үзгәрәләр фикерләрем:
Ник соң әле моңа кадәр
Мин башкача фикерләдем?!
Бу дөньяда мин белмәгән
Бик күп әйбер калган икән.
Заманы да бар нәрсәне
Белү кирәк заман икән.
Укытучы булу гына
Укымаска сәбәп түгел.
Күп беләм дип борын чөеп
Уйлап йөрү әйбәт түгел.
Укытучы булган кеше
Укучы да була белсен.
Укучылар күзлегеннән
Үзен бераз читтән күрсен!
"Мин беләм" дип мактану ул
Наданлыкка мисал гына.
Укытучы булып кал син –
Белемең белән масайма!
Гыйлем алудан туктасаң,
Белем алмас укучың да.
Гомрең буе белем ал һәм
Үрнәк бул син укучыңа.
Раил Гатауллин. 29.03.2008
***
(Мәгарифне үзгәртү юлында)
Үзгәртәләр мәгарифне... Кемнәр ничек булдыра...
Кемдер, яңа тәкъдим кертеп, кәгазьләргә чумдыра...
Компьютерлар керттерәләр – алар хәзер "почёт"та...
Ноутбуклар өләшәләр – һәммәсе дә "учёт"та...
Укытучыга эш кушалар – "Моны эшлә!", "Тегене!!!"
Башыңны и!.. Күп сөйләмә!.. Ныграк бөк син билеңне!...
Безгә өстән җайлы булсын эшләреңне күрергә!
Мин соң әллә тиеш мәллә сине күзләп йөрергә?!
Интернеттан отчет юлла, кәгазен дә онытма!..
Мөһере сугылган булсын, юл йөрергә курыкма!..
Сиңа тагын нигә акча?! Арттырдык ич биш тиен!!!
Шул акчага эшләмәсәң кичермәс сине илең!..
Авылда тик унбиш бала, ник кирәк алар сиңа?
Алар өчен ил кайгыра!.. Син соң?!. Бер дә кайгырма!!!
Татарча белем нигә соң, урыс теле булганда?!
Татар телеңне тыеп йөр йөргән чакта урамда!..
ЕГЭны да бик акыллы адәмнәр бит язганнар!..
Әйдә, үзеңне тикшерик, йөрмисеңме ялганлап?!.
Көчле безнең стратегия, Кытай гына яшәсен!..
Автобус ясап торсыннар!.. Заводлары эшләсен!..
Картайдың?!. Йөрәк авырта??? Соң, яшьләргә урын бир!..
Белеме бар интернетта. Тәрбия?! Булыр ул бер!..
Булмаса, полиция бар ич. Алар эшсез йөриләр...
Эшләсеннәр!!! Болай да бит күпләп акча көриләр...
Эшләрлек яшьләр юк дисең?! Нигә соң борчыласың?
Кыскартырбыз, бүлешербез биш тиенлек акчасын.
***
Мөгаллимнәр аңлагандыр, Ходаем, сиңа сүзем.
Балаларны автобуста көтмәсен иде үлем.
Тәрбиясез бу балалар зыян кылмасын ялгыш.
Әллә ниләр беләләр бит, бәла күрсәтмә язмыш!
Татар сүзем ялгыш китсә, кисмәсеннәр башымны.
Эштән куа күрмәсеннәр, алмасыннар ашымны...
Авыллар үлеп беткәчтен, резин ашап чирләмик!..
Янгыннар була күрмәсен, кар-бураннар теләмик!..
Урамнарда алкашларның кадалмасын шешәсе.
Маңгайга терәмәсеннәр автоматның көпшәсен.
Тик укытучының миңа рәнҗешләре төшмәсен!..
Башын иеп, телен тыеп эшләсен дә эшләсен!..
Раил Гатауллин. 17.03.2011
Укучыма!
Син – киләсе заман кешесе.
Барысын да килә беләсең.
Күзләреңне миңа төбисең дә
Миннән яңа белем көтәсең.
Ышанычың бары миндә генә,
Укытучың бит мин, мөгаллим!
Синең күзләреңдә мин белемле,
Зур йөрәкле гади бер галим.
Ышанычың миңа гаҗәеп зур.
Ничек кенә аны акларга?
Белем эзләп типкән яшь йөрәктә
Мәрхәмәтне ничек сакларга?
Минем алда тора күп бурычлар,
Алларымда минем күп максат.
Укытучы икән – әйдә, укыт әле!
Дию генә, дустым, бик ансат.
Бала тапкан ана алдындагы
Нинди изге булса бурычлар.
Укытучы да, ата-ана кебек
Бала бәхете өчен тырыша.
Горурланам бөек исемем белән,
Зур киләчәк - минем кулларда.
Телим һәркемгә дә: укытучылар
Юлдаш булсын сезнең юлларда!
Раил Гатауллин. май, 2013 ел
Укытучы хезмәте
Укытучым! Безнең тормышта сез –
Маякларның иң-иң яктысы.
Бит сез биргән белем, киңәш белән
Бу тормышта җиңел атлыйсың.
Белем генә түгел, тәрбия дә
Алганбыз без сездән дәрестә.
Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер һәр эштә.
Укытучым! Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!
Раил Гатауллин. 2.10.2014
Әнием – укытучы
Укытучы минем әни –
Шундый һөнәр сайлаган.
Әниемне һәрбер бала
Таный әллә кайлардан.
Белемле ул, киң күңелле,
Ачык йөзле, ярдәмчел.
Балалар белән эшләгәч,
Унсигездә күк яше.
Таләпчән дә, шул ук вакыт
Күзләре белән сөя.
Авыр чакта һәр балага
Үзе ярдәмгә килә.
Горурланам әни белән,
Ошый аның һөнәре.
Дәү үскәчтен укытучы
Бәлки булырмын әле!
Раил Гатауллин. 22.05.2015