Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Якын арада Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары санын кыскартырга планлаштыра. 2008 ел башына Россиядә 1100 югары уку йорты эшли иде. Шуларның 650се дәүләт статуслы, калган 2000 - филиал һәм вәкаләтлекләр.
Әлбәттә, студентлар саны да артмый тормый. Бүген алар - 7 миллион кешегә җиткән. Югары уку йортлары һәм студентлар саны артуга карамастан, аларда укыту сыйфаты төшкән.
Белем бирүнең түбән дәрәҗәдә булуында, беренче чиратта, педагогларның начар әзерлеге гаепле. Галимнәрнең, югары дәрәҗәле педагогларның күпчелеге берничә әйдәп баручы уку йортында яисә олы шәһәрләрдә эшли. Регионнарда исә фән белән бик азлар мәшгуль. Алынган белемнең түбән сыйфатлы булуын белгечләр генә түгел, укып чыккан студентлар да дәлилли. Мисал өчен, олы яшьтәге укытучылар лекцияләрен совет чорында ук язылган конспектлары буенча укый.
Яшь укытучыларның да кимчелекләре юк түгел. Аларның киресенчә фән белән шөгыльләнергә, тикшеренүләр уздырырга мөмкинлекләре юк. Әйтик, башкала техник югары уку йортларының берсендә профессор атнасына 18 сәгать укытканы өчен 10 мең сум акча ала. Нәтиҗәдә, 330 мең педагогның бары 19 проценты гына фәнни тикшеренүләр алып бара.
Өстәвенә, заманча әдәбиятның һәм техниканың юклыгы да зур проблемаларның берсе булып тора. Бүген фәнни журналлар 1500нән алып 4000 меңгә тора. Ә химик лаборатория өчен бер приборның бәясе 150 мең доллардан башлана икән.
Бу проблемалар белән хакимият үзенчә көрәшә: Көньяк (Ростов-на-Дону) һәм Себер (Красноярск) федераль университетларга бер генә югары уку йортында да булмаган статус биреп.
Узган җомгада Дәүләт Думасы беренче укылышта ук закон проектын кабул итте. Әлеге норматив документ нигезендә хәзер федераль университетлар укытуны шәхси стандарт һәм таләпләр буенча алып барырга хокуклы. Региональ бизнес-жәмгыятьләр белән хезмәттәшлек итү, конкрет оешма ихтыяҗы буенча студентлар укыту - бу да университетларга бирелгән хокукларның берсе.
Чыганак: www.5ballov.ru