Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Татар яшьләре көннәре 23-27 июль көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак. Биредә Россия Федерациясе 33 төбәгеннән 150 делегат катнашу көтелә.
Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
Татар яшьләрен милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алышу, тәҗрибә уртаклашу ихтыяҗы Татар яшьләре көннәрен үткәрү идеясен тудыра. 1990 елдан башлап әлеге чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштереп тора.
Татар яшьләре көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Әлеге дәресләрне ТР халык артисты-Галиев Миңгол Вәгыйзь улы, тарих фәннәре докторы-Дәхләтшин Гамирҗан Миргаҗан улы, ТР халык артисты-Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы, филология фәннәре докторы-Максимов Николай Валентин улы һәм башкалар алып барачак. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.
Әлеге чара кысаларында яшьләр үзләренең тәҗрибәләре белән питчинг-сессияләр, түгәрәк өстәлләр форматында гына уртаклашып калмый. Алар үз проектларын Татар яшьләре көннәре программа кысаларында үзләре оештырып карый алалар. Мәсәлән, «Татар егете», «Татар кызы», «Ел татары», төрле тренинг, мастер-класслар кебек чараларның катнашучылар тарафыннан оештырып килүе матур традициягә әверелде. Әлеге формат яшьләргә фикердәшләреннән, милләттәшләреннән бәяләмә, кайтаваз алырга ярдәм итә. Шулай ук, 7 ел дәвамында оештыру комитеты регионнарда чынга ашырылган иң яхшы проектларны җыентык итеп чыгара.
Татар яшьләре көннәре ябылу тантанасы 2018 елның 27 июлендә 09.00 сәгатьтә «Россия-Моя история» тарихи паркында (Оренбург тракты, 8 йорт) узачак.
Өстәмә мәгълүмат: 231-81-54, 8-917-250-51-34 (Зулия).