Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Узган уку елы мәгълүматларына караганда, Әлмәт төбәгендә 65% укучы туган теле итеп татар телен сайлаган (республика буенча 63,06 %). Яңа уку елы буенча саннар әле төгәл билгеле түгел, дип яза җирле басма.
Әмма мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сиринә Җиһаншина аларның артка тәгәрәмәвенә өметен җуймый, хәтта саннар бераз артыр дип ышана. Моны ул 1 нче сыйныфка укырга килүче укучыларның күп булуы белән аңлатты. Балалар бакчасыннан алып мәктәпкә кадәр дәвамчанлыкны булдыру, татар телле балаларның туган телдә сөйләшүләрен алга таба үстерү мөмкинлеге фаразларга ныклы җирлек булып тора.
Яшерен-батырын түгел, телне өйрәнергә теләмәү дәресләрнең кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылмавыннан да тора. Балаларда аңа кызыксыну уяту өчен заманча алымнар, яңа технологияләр, гади дә, шул ук вакытта үтемле дә чаралар кулланырга кирәклеген мөгаллимнәр үзләре дә белә. Кайберләре белем бирүгә төптән үзгәреш кертү өчен Валерия Мещерякова методикасын да үзләштерде. Әлмәтнең 13 укытучысы әнә шундыйлардан. «Сәлам» укыту-методик комплекты ярдәмендә 8 мөгаллим эшчәнлек башлап җибәргән булса, кызганычка каршы, соңгы аралардагы үзгәреш нәтиҗәсендә берничәсе башка юнәлешкә китәргә мәҗбүр булган.
– Туган телгә өйрәтү укытучының дәресләргә иҗади якын килүенә бәйле. Бүгенге секция кысаларында оештырылган мастер-классларның юнәлешен дә шуңа күрә алдынгы алымнарны күрсәтү максатыннан чыгып сайладык. Чуаш теле укытучылары да үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, – дип ачыклык кертте Сирина Җиһаншина.
Телнең дәрәҗәсен күтәрү, сөйләм телен шомарту, гомумән, милли кыйммәтләрне яшь буынга җиткерү юнәлешендә шәһәребездә алып барылган эшчәнлекне алай ук начар дип әйтеп булмый. Күңелле дә, мәгълүматлы да «Елмай» проекты, Рәфис Камалов булдырган татар әлифбасы, методик-куст берләшмәсенә өстәп, күптән түгел яңа проект та барлыкка килде – «Милләтем хәзинәсе» яшүсмерләр клубларында кызыклы чара оештырудан гыйбарәт. «Метеор»да оештырылган беренче бәйрәмдә балалар чигү дә чикте, токмач та кисте, «Әбием сандыгы»н да карады, туган телдә матур итеп аралашты да. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе белән «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлеге аны ел дәвамында уздырырга исәпли. Балаларны иҗатка тарту теләге белән «Голос» тапшыруы мисалында үткәрелгән бәйге дә дәвамлы булачак. Ә менә язучы-шагыйрьләр белән очрашуларга замана башка формат таләп итә. Ни дисәң дә, бүгенге балаларда китапка кызыксыну уяту җиңел эш түгел.
– Телебезне күтәрү, милләтебезне саклау, мәдәниятебезне үстерүне тәрбияче, укытучы, әти-әни җилкәсенә генә калдырырга ярамый, киң җәмәгатьчелек бергә булганда гына максатка ирешергә була. Үзебез сакламасак, тагын кем? Мин кыйблабызны югалтмабыз дип ышанам, – дигән теләген җиткерде Сирина Җиһаншина.
Телчеләр җыены нәтиҗәле узды. Укытучылар булган проблемаларны уртага салып сөйләште, узган уку елына йомгак ясады, кимчелекләрне барлап, казанышларны үрнәк итеп куйды, файдалы күрсәтмәләр алды, тәҗрибә туплады.