Татар мәгарифе порталы
5 нче сыйныфларда укучы рус телле балалар өчен туган теленнән түгәрәк эше программасы
11 Oct, 2018 Лилия Гәрәева 0
“Күңелле туган тел” түгәрәге программасы 5 нче сыйныфта укучы рус телле балаларга туган телне тирәнтен өйрәнү өчен төзелгән. Әлеге программа 68 сәгатькә исәпләнгән. Ул атнага 2 тапкыр үткәрелә һәм 45 минут дәвам итә. Программа берничә теманы үз эченә ала. Аларның һәркайсында төрле эш формалары һәм ысуллары: лекция, семинар, әңгәмә, укучыларның мөстәкыйль, гамәли һәм иҗади эшләр кулланыла.
Програмада тәкъдим ителгән темалар укучылар өчен кызыклы, аларны иҗади эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтә, мәктәп программасының дәвамы була ала.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Күнелле туган тел ТҮГӘРӘК эш планы.docx | 29.91 KB |