Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы үз Конституциясе көнен билгеләп үтә.
Бу бәйрәм кайдан барлыкка килгән? Аның тарихы нинди? Бу максаттан кулланучыларыбызга танышу өчен әлеге яңалыкка Татарстан Республикасы Конституцион Судының 2017 елда нәшер ителгән, интернетта йөкләп алу өчен ачык булган зур булмаган брошюрасын pdf вариантта беркетәбез.
Әлеге бәйрәм тарихы белән 1992 нче елга барып тоташса да (нәкъ менә 6 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Конституциясен имзалый), чынбарлыкта аның тарихы тагын да тирәнрәк.
1992 нче елдан соң Конституция күп кенә үзгәрешләр кичерә, аның гамәлдәге редакциясе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Әйдәгез, Конституциянең бүгенге көндә (06.11.2018) гамәлдә булган кайбер пунктлары белән танышыйк.
8 статья
1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.
11 статья
1. Татарстан Республикасы – дөньяви дәүләт.
2. Дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон каршында тигез.
42 статья
1. Татарстан Республикасында һәркемгә сүз, матбугат, фикерләр һәм инанулар иреге, аларны каршылыксыз чагылдыру һәм тарату гарантияләнә.
43 статья
Татарстан Республикасында гражданнар закон нигезендә тыныч кына, коралсыз килеш җыелырга, җыелышлар, митинглар һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздырырга хокуклы.
56 статья
1. Татарстан Республикасында һәркем белем алуга хокуклы.
2.Татарстан Республикасында дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә мәктәпкәчә, төп гомуми, башлангыч һәм урта һөнәр белеме алу мөмкинлеге һәм аның түләүсезлеге, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә белем алу гарантияләнә.
64 статья
1. Татарстан Республикасында һәркемнең бурычы – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларын ихтирам итү.
80 статья
1. Татарстан Республикасы законнары татар һәм рус телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла.
2. Законнарның татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәлләштерү уза.
88 статья
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:
1) Дәүләт Советы үз-үзен таркату турында карар кабул иткәндә;
2) Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советын закон нигезендә таркатканда;
3) федераль законда каралган башка очракларда.
91 статья
1. Утыздан яшьрәк булмаган, сайлау хокукына ия һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белүче Татарстан Республикасындагы граждан Татарстан Республикасы Президенты булып сайлана ала.
97 статья
1. Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:
1) үз теләге белән отставкага киткәндә;
2) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан үзенә ышанычсызлык белдерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан үз вазыйфасыннан читләштерелгәндә;
3) федераль законда каралган башка очракларда.
113 статья
Татарстан Республикасында судларда суд эшләре һәм эшләр башкару федераль закон нигезендә алып барыла.
123 статья
Татарстан Республикасы Конституциясенең 1 статьясының һәм әлеге статьясының нигезләмәләре бары тик Татарстан Республикасы референдумы нәтиҗәләре буенча гына үзгәртелергә мөмкин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 1.26 MB |