Татар мәгарифе порталы
"Тукай Юлы – Путь Тукая" Халык проектын оештыру комитеты Татарстанның беренче җәяүле, велосипед сукмагы буйлап сәяхәткә чакыра.
Проектның максатлары:
Халык проекты республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарыннан узачак.
2019 елның 29 июнендә 10.00 сәгатьтә Арча тимер юл станциясе мәйданында "Тукай Юлы – Путь Тукая" дигән яңа мәдәни – тарихи, экологик проект кысаларында җәяүлеләр, велосипедчылар һәм атта йөрүчеләр өчен яңа маршрут ачу тантанасы була.
Аннан соң сәяхәтчеләр Түбән Мәтәскә – Югары Мәтәскә – Мөндеш-Иске Кырлай – Яңа Иябаш-Яңа Кырлай авыллары аша (21 километр) җәяү яки велосипедларда проектның беренче этабы буенча узачак.
Юлда сезне: татар авылы мәдәнияте һәм көнкүреше, гүзәл табигать кочагы, татар ашлары белән танышу көтә. Сәяхәт ахырында Габдулла Тукай музеена бару, мәдәни программа каралган.
Маршрутта: ял итү зоналары, кибетләр һәм кафе, кунакханә.
Автобуслар сәяхәтчеләрне Арчага 20.00 сәгатьтә кайтарачак.
Арчага Казаннан түбәндәге вакытларда электричкага утырып барып җитәргә мөмкин: 7.53, 8.15. Арчадан Казанга кадәр электричка вакыты: 21.24.