Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кече сыйныфларда укучыларны көнгә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы закон 1 майдан үз көченә керде. Мәктәпләр укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә 2020 елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр күчәргә тиеш булачак.
2019 елның апрелендә премьер-министр Дмитрий Медведев, еллык хисап белән чыгыш ясаганда, Россия укучылары белем бирү учреждениеләрендә тулы канлы һәм баланслы кайнар ризык алырга тиеш, барлык нормалар да үтәлергә тиеш, шул исәптән сөт, сөт продуктлары, соклар һәм җиләк-җимеш буенча да, дип билгеләп үткән иде. Доклад нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Жуков җитәкчелегендәге шул нигездә закон проектлары әзерләү өчен аерым төркем булдырылды.
Закон проекты октябрь аенда Дәүләт Думасының пленар утырышында беренче укылышта кабул ителде. Декабрь аенда Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты закон проектын икенче укылышка тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путин гыйнвар аенда Федераль Җыенга Юлламасында белдергәнчә, Россиядәге барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Ул Министрлар Кабинетына һәм төбәкләргә кече сыйныф укучылары өчен 2020 елның сентябреннән 2023 елның сентябренә кадәр бушлай кайнар ашауга этаплап күчүне тәэмин итәргә кушты.
Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 18 февральдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 26 февральдә хупланды. Президент документка 1 мартта кул куйды, ул басылып чыкканнан соң 60 көн узгач үз көченә керергә тиеш.
Документ мәгариф турындагы законны өстәмә пункт белән тулыландыра, алар нигезендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәп укучылары көненә кимендә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәләр. Тәэмин итү федераль бюджет, субъектлар бюджетлары һәм җирле бюджетлар һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка финанслау чыганаклары хисабына алып барыла.
Президент төзәтмәсе нигезендә, төбәкләр бюджетларына мәктәп укучыларын хөкүмәт билгеләгән шартларда туклану белән тәэмин итү өчен субсидияләр бирелергә мөмкин.