Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1859 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстанның Әлмәт районына керүче Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэтдин бине Фәхреддин – мәдрәсәдә укыган елларында ук бик күп китаплар укый, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә ана телен яхшы белгән кебек иркен сөйләшерлек һәм язарлык тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыган шәкерт елларында ук инде Ризаэддин башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту барышында дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә. Шәкерт вакытында сайлаган әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.
Мәдрәсәне тәмамлагач, Ризаэтдин Фәхреддин укыту эше белән тулаем шөгыльләнә башлый һәм аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим, педагог Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире көчле сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэддин – мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Аның нәкъ менә шушы шөгыле – булачак бөек галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән, әкренләп үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә башлый. Әлеге авыр һәм бик катлаулы эштә ул – үзенең рухи остазы дип санаган Ш. Мәрҗанинең шифалы йогынтысын тоя һәм күп нәрсәдә аңа охшарга тырыша.
Мәдрәсәне тәмамлап, укытучы булып эшли башлагач, 1887–1888 елларда, Ризаэтдин – мәдрәсәләрдә укытыр өчен бер-бер артлы дүрт китап язып бастырып чыгара. Ул һәр эшендә яңалык кертергә омтыла. Нәкъ менә шул омтылыш – яшь мөгаллимне бик җитди эшкә алынырга этәрә. Аны ул вакыттагы татар мәдрәсәләрендәге уку-укыту эшенең барышы, оештырылуы, торышы һәм куелышы нигездә канәгатьләндерми. Менә шуңа күрә дә инде, ул кулына каләм ала һәм татар мәктәп-мәдрәсәләре челтәрендә реформа үткәрүне үзе күзаллаганча тасвирлап һәм күпсанлы дәлилләр белән фикерен раслап, 152 биттән торган зур күләмле хезмәтен язып, шуны бастырып таратуга рөхсәт сорап Санкт– етербургка җибәрә. Ләкин аның якты хыяллары тормышка ашмый кала. Бу язма – патша цензурасы кулына керә һәм ул басылмыйча, дөресрәк басарга тыелып, архивка озатыла. Бу олы хезмәт – кулъязма хәлендә бүген Мәскәүдә (Россия Үзәк архивында, №777 фондта, 4 тасвирламада (описьта), 116 биттән башлап) саклана.
Ризаэтдин Фәхреддин шушы беренче зур күләмле җитди фәнни хезмәтендә үк татар халкының аң – белем, мәдәният һәм мәгърифәт дәрәҗәсен үстерү-күтәрү өчен аның мәктәп- мәдрәсәләрендә реформа үткәрү турында үзенең тәкъдимнәрен яза. Аның бу изге уй-хыяллары да – үзенең рухи остазы Ш. Мәрҗанинең карашлары һәм аның шәкерте Х. Фәезхановның Х1Х гасырның 60 елларында ук күтәреп чыккан фикерләре белән дә аваздаш булып тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ризаэтдин Фәхреддин – педагог | 38.18 KB |
- Караулар саны: 3640
- Бастыру