Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әйтәсе фикерләремне шундый вакыйгадан башлыйсым килә. 1921 елның 3 июнендә гражданнар сугышы герое, кызыл командир А.М. Чеверев Мәскәүгә В.И. Ленин янына бара. Аны бер мәсьәлә борчый. Ул яңа гына Дагыстанның Тимертау шәһәреннән кайткан. «Кызыл комиссарлар Совет власте исеменнән мәчетләрне җимерәләр, яндыралар, Дин әһелләрен үтерәләр, - дип ачынып сөйли ул Ленинга, – кешеләр аңында меңәрләгән еллар дәвамында сакланган Аллаһка булган ышанычны бер көн эчендә генә чыгарып буламы икән? Дингә карата көч кулланып эш итү халыкны Совет властена каршы кую түгелмени? Динне юк итәргә тырышабыз, ә аңа алмашка нәрсә бирәбез?»
Көтелмәгән мондый сораудан Ленин бераз аптырап кала һәм, өстәл өстеннән чиста кагәзь алып, ашыга-ашыга нәрсәдер яза. Язып бетергәч, кәгазьне Чеверевка суза. «Реввоенсовет рәисе урынбасары иптәш Склянский янына барыгыз. Әңгәмәне анда дәвам итәрсез,» - ди. Запискада исә: «Иптәш Склянский! Минем янда 1908 елдан РСДРП әгъзасы, элекке Урал эшчесе, кызыл командир Чеверев булды. Аңарда бик тә кызыклы фикерләр бар – игътибар белән тыңлагыз,» - дип язылган була.
Бераздан Чеверевны Уфада агулап үтерәләр...
Нәкъ 70 елдан кабат Русиядә тәрбия өлкәсендә Чеверев сөйләгән Дагыстан вакыйгаларына охшаш хәлләр килеп туды. Русия мәгариф Академиясе президенты Н.Д. Никандров әйткәнчә, безнең дәүләт җитәкчеләре, нинди тәрбия булса да булсын, тик коммунистик тәрбия генә булмасын, дигән принципны алга сөреп, бу өлкәдә 70 ел дәвамында тупланган тәҗрибәдән баш тартып, җәмгыятьне әхлаксызлык сазлыгына китереп батырдылар. Коммунистик идеологиягә алмашка бер төрле идея дә бирелмәде. Киресенчә, кыргый капиталистик системаның иң коточкыч күренешләре – үтерү, талау, урлашу, көчләү, эчкелек, наркоманияны тәүлек әйләнәсенә телевидениедән күрсәтү гадәти төс алды.
Моның «җимешләрен» иң элек көч структурасы органнарында, тәрбия учрежденияләрендә эшләүчеләр татыды.
Мәктәпләр өчен идеология кирәкме? Бу очракта мин кешеләр-не берләштерә, дуслаштыра, туганлаштыра торган идея нормаларын күз алдында тотам.
Гасырлар дәвамында буыннан-буынга бирелгән гомумкешелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре: илне, Ватанны ярату, олыны олы, кечене кече итеп тану, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, изгелекле, игелекле булып яшәү һ.б. Шушы идеяләр нигезендә авыллар, шәһәрләр генә түгел, хәтта дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгән, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл иткәннәр.
Мондый идеяләр изге китабыбыз Коръән сүрәләрендә, пәйгамбәрләребез хәдисләрендә тупланган.
Юридик яктан дин дәүләттән аерылганын, әмма чынбарлыкта җәмгыятьтән аерылмаганын барыбыз да белә. Динне мәктәпкә кертергә ярамый дибез. «Ярамый» дип, башта 70 ел буена, аннары ун елдан артык яшәп ятабыз. Уңай якка нәрсә үзгәрде соң?
Үзгәрешләр – кайсы гына өлкәне алсак та - «санап» бетергесез. Кайнар нокталарда сөлек кебек егетләребез көн саен «ил бердәмлеге өчен» дөньядан китеп тора. Илдә үлүчеләр саны туучылардан елдан елга артып тора, яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуы буенча Европада беренче урынга чыктык, төрмәдә утыручылар саны буенча дөньяда икенче урынны алып торабыз һ.б.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Балаларга рухи әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану | 15.37 KB |
- Караулар саны: 5046
- Бастыру