Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле татар халкы һәм башка милләт кешеләре!!! «Белем.ру» татар мәгарифе порталы (belem.ru) Татнетны үстерү фонды (tat-i.net) ярдәме белән #ФӘНДЕМИЯ игълан итә!
Татар фәненә, татар мәгарифенең киләчәгенә зур куркыныч янаганын һәркайсыгыз яхшы аңлый. Әмма, чаң кагучылар булса да, #ФӘНДЕМИЯ игълан итүчеләр әлегә юк иде.
Нәрсә соң ул – «#ФӘНДЕМИЯ»?!
- #ФӘНДЕМИЯ – татар фәне һәм мәгарифенең юкка чыгу дәрәҗәсенә җитүен ачык рәвештә игълан итеп, татар фәне һәм мәгарифен саклап калу һәм үстерү өчен заманча юллар эзләргә тәкъдим итү;
- #ФӘНДЕМИЯ – татар халкының игътибарын татар мәгарифе һәм фәненең бүгенге халәтенә җәлеп итү, мәсьәләнең бик җитди булуын искәртү;
- #ФӘНДЕМИЯ – татар мәгарифе һәм фәнен саклап калу өчен мәҗбүри рәвештә саклык чараларын кулланырга – милләттәшләрең белән эштә дә көнкүрештә дә бары тик туган телеңдә – татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга кирәклеген хәбәр итү! Татар телендә саклык маскасын киеп тә, маскасыз да аралашырга рөхсәт ителә!
Һәм, иң мөһиме, #ФӘНДЕМИЯ – татар мәгарифен һәм фәнен саклап калу һәм үстерү, ныгыту өчен «вакцина» эзләү. Мондый «вакцина»лар берничә булырга һәм аны уйлап табучылар да берничә булырга мөмкин. Уйлап табучылар – төрле яшьтәге һөнәр ияләре, төрле ил һәм төрле милләт кешеләре була ала.
«Вакцина»лар төрле – мәкалә, фәнни хезмәт, аудиоязма, видеосюжет, презентация, проект, бәйге, чара һәм башка әлегә безгә билгесез булган форматта, әмма татар телендә генә булырга мөмкин.
Барлык «вакцина»ларны без 5 октябрьдән алып 25 майга кадәр Белем.ру порталының ФӘНДЕМИЯ бүлегенә урнаштыра барачакбыз һәм #ФӘНДЕМИЯ ахырында (25 май – 5 июнь көннәрне) барлык «вакцина»ларның сыйфатын ачыклаячакбыз.
«Вакцина»ның сыйфаты ничек билгеләнә?!
- Белем.ру порталына урнаштырылганнан соң һәр кеше, коллектив, авыл, район, шәһәр һәм хәтта республика/дәүләт әлеге «вакцина»ны үзендә сынап карарга (әлеге чараны үзендә үткәреп карарга һәм нәтиҗәләре турында шушы «вакцина» урнаштырылган биттә комментарийларда аның нәтиҗәләре турында язып чыгарга) тиеш. Никадәр «вакцина»ның файдалы булуы турында комментарийлар күбрәк килә – димәк, шулкадәр әлеге «вакцина» файдалы һәм аны татар мәгарифен һәм фәнен саклап калу һәм үстерү өчен кулланырга була.
- Белем.ру порталына урнаштырылган Сезнең әлеге «вакцина» турында яхшы бәяләмә белән никадәр күбрәк матбугатта язып чыгалар – шулкадәр «вакцина» сыйфатлы булуы ихтимал.
- Белем.ру порталына урнаштырылган «вакцина»гызга карата язылган уңай комментарийлар, рәхмәт сүзләре дә азмы-күпме аның дәрәҗәсен арттыра.
Шул рәвешле, 2021 елның 14 июненә – «Белем.ру» туган көнгә ориентлаштырып татар мәгарифен һәм фәнен саклап калу һәм үстерүгә багышланган «Фәнсилиум» үткәреләчәк. Әлеге ФӘНСИЛИУМга барлык #ФӘНДЕМИЯ кандидатлары чакырылачак һәм алар түгәрәк өстәл янында үзләренең проектларын/хезмәтләрен яклаячаклар. Аларның хезмәтләрен тыңларга һәм бәяләргә ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгарифне үстерү институтының белгечләре чакырылыр, дип планлаштырыла. Иң яхшы «вакцина»ны уйлап табучыларга «#ФӘНДЕМИЯ ДОКТОРЫ» исеме һәм 10 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылачак.
Призлар саны чикләнмәгән, #ФӘНДЕМИЯ башлануның беренче көнендә 10 000 сум күләмендә бер призның Татнетны үстерү фонды исеменнән тапшырылачагын хәбәр итәбез. Теләсә кайсы милләтпәрвәр физик яисә юридик зат #ФӘНДЕМИЯ кысаларында «вакцина»ны уйлап табучыларга 10 000 сумнан да ким булмаган үз призын тапшыра ала (Татнетны үстерү фонды реквизитлары: http://tat-i.net/tt/address). Шул рәвешле, «#ФӘНДЕМИЯ ДОКТОРЛАРЫ» саны призлар санынча булачак.
#ФӘНДЕМИЯ барышында «вакцина»ларны fondtatnet@yandex.ru адресына «ФӘНДЕМИЯ» темасы белән юллавыгызны сорыйбыз. Материаллар, эл.почтага кабул ителгәннән алып 3 көннән дә соңга калмый Белем.ру порталына урнаштырылачак.
PS. #ФӘНДЕМИЯ барышында аның әлеге нигезләмәсе бераз үзгәрергә, шулай ук яңа учредительләр/оештыручылар өстәлергә һәм призның күләме артырга мөмкин.