Балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков сайты

Балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында крестьян гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. Училише- ны тәмамлагач, хәзерге Әтнә районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары 1972 елдан «Яшь ленинчы* (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр һәм әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире, 1979—1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, 1981—1983 елларда яшьләрнең «Идел» исемле әдәбн альманахы редакторы, аннан соң пенсия яшенә җиткәнче (1993) «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналынын бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.

Х.Халиковның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре илленче елларга карый: олылар өчен язган шигырьләре еш кына Арча. Әтнә район газеталарында басыла, соңрак, алтмышынчы еллат башында, яшь шагыйрьнең исеме республика үзәк матбугатында да күренә башлый, шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963), «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек күмәк җыентыкларга кертелә. Ниһаять, 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бет артлы басылып чыккан «Шук бабай» (1970), «Тынычлык: гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976) кебек китаплары белән X. Халиков татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла.

Чыганак: https://hhalikov.ru