Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре

Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре

Онытылган...”

Укучылар дәфтәрләрен

Парталарга тезеп салган.

-  Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?

-  Онытылган... өйдә калган...

Иртәгесен бар балалар

Кулларына китап алган.

- Китапларың кайда, Мәсгуть?

- Онытылган... өйдә калган...

Балаларның һәммәсе дә

Галстуклар бәйләп алган.

-  Галстугың кайда, Мәсгуть?

-  Онытылган... өйдә калган...

Башкаларның “дүртле”, “бишле”,

Мәсгуть тагын “икеле” алган.

- Ник башыңны эшләтмисең?

- Онытылган... өйдә калган...

Беркетелгән файлКүләме
Office presentation icon 3 кл ш.галиев ОНЫТЫЛГАН.ppt1.21 MB