Татар мәгарифе порталы
Салкын кышларга кереп барганда, иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, безнең өчен йокысыз төннәр күпме мәшакатьләр кичергән газиз әниләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Матур да сез, батыр да, мәрһәмәтле дә! Гаилә учагын җил-яңгыр тидерми саклау да, балалар тәрбияләү дә, сайлаган һөнәрегезне җиренә җиткереп башкару да – барсы да сезнең иңнәрдә.
Кадерлеләребез! Барысы өчен дә зур рәхмәт! Сезгә озын гомер, күңел тынычлыгы, имин көннәр, бик бәхетле әни булып, кадер-хөрмәттә балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез!
Әниләр көне белән!
Әниләрне котлыйм бүген
Әниләр көне белән!
Әни булу бәхете ул
Иң олы бәхет, беләм!
Бәхетле була аналар
Баласы кеше булса,
Үз юлын тапса тормышта,
Яраткан эше булса.
Бәхетле була аналар
Балалар хәлен белсә.
Яннарына вакыт табып,
Җай табып кайтып килсә.
Бала кайгысын күрмәсә
Бәхетле була ана!
Чын күңелдән бәхет телим
Бүген һәрбер анага!
Раил Гатауллин, 27.11.2016
ӘНИЛӘР
Бу тормышта без рәхмәтле
ӘНИЛӘРгә!
Әниләр дә зур рәхмәтле
ӘНИЛӘРгә!
Әбиләр дә рәхмәт әйтә
ӘНИЛӘРгә.
Дәү әни дә дәү рәхмәтле
ӘНИЛӘРгә.
Кызлар да бер әйләнерләр
ӘНИЛӘРгә.
Ә әниләр әверелер
ӘБИЛӘРгә.
Бабайлар да, малайлар да,
Әтиләр дә.
Рәхмәт әйтә бүген зурлап
ӘНИЛӘРгә.
Мин дә рәхмәт әйткән чакта
ӘНИЕМӘ!
Кемдер туды бу мизгелдә
Әле генә...
Раил Гатауллин, 25.11.2018