Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Математик һәм логик уеннар буенча Халыкара чемпионат Европада (Франция) ике дистә елдан артык уздырыла. Шуңа күрә аның популярлыгы турында сөйләп тору кирәкми. Ел саен чарада 20дән артык ил укучылары үз көчләрен сынап карый.
Биредә 1-11нче сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, аспирантлар, хәтта ата-аналар да катнашырга мөмкин. Чөнки биремнәр һәр категориягә аерым билгеләнә. Катнашучыларга стандарт булмаган иҗади мәсьәләләр тәкъдим ителә. Нәтиҗәләргә карап, конкурсантлар рейтингы төзелә, җиңүче билгеләнә. Россия Федерациясе җирлегендә чемпионат өч турда үтә.
Космонавтика мәктәбе чемпионатта 2004 елдан ук катнаша, 2005 елдан исә Француз федерациясенең уеннарны оештыру буенча Россиядәге рәсми вәкиле булып тора. Шуңа күрә сайлап алу турларын да нәкъ менә алар үткәрәләр.
Беренче ике тур читтән торып үткәрелә. Тәкъдим ителгән мәсьәләләрне катнашучылар мөстәкыйль рәвештә чишәләр. Алга таба җаваплар электрон почта аша җибәрелә. өченче турга, катнашучылар Космонавтика мәктәбенә чакырыла. Мондый мөмкинлекләре булмаган укучылар өчен чемпионат урыннарда үткәреләчәк. Соңгы тур нәтиҗәләре буенча Франциягә йомгак турда катнашачак ңыелма команда тупланачак.
Халыкара чемпионатта катнашкан һәр укучыга диплом, ә аларны уенга әзерләгән педагогларга рәхмәт хатлары каралган. Өченче тур җиңүчеләрен Космонавтика мәктәбеннең көндезге формасына укырга кергәндә ташламалар көтә.
Олимпиада үткәрү вакыты:
• 1 тур – 01.12.2008 – 31.01.2009 (читтән торып);
• 2 тур – 01.03.2009 – 31.03.2009 (читтән торып);
• 3 тур - 01.05.2009 – 31.05.2009 (читтән торып, я Космонавтика мәктәбенә бару сорала).
Һәр балага каралган оештыру кертеме 210 сум тәшкил итә. Халыкара чемпионат турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлларда яисә http://www.ffjm.cosmoschool.ru/ сылтамасы буенча табып була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Biremner.doc | 197.5 KB |
Javaplar blanki.doc | 85 KB |
Kvitans.doc | 39.5 KB |
Gariza.doc | 46 KB |
Kileshu.doc | 58.5 KB |
Nigezleme.doc | 62 KB |