Татар мәгарифе порталы
Сез монда
25 гыйнварда Волгоградта «Россия Ел укытучысы – 2020» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы старт ала. Бу —– Россиядә 30 елдан артык үткәрелә торган педагогик осталык бәйгеләренең иң әһәмиятле һәм масштаблы конкурсларының берсе. Төбәк конкурсларында җиңүчеләрнең 85е Иң яхшы укытучы исеме өчен федераль этапта көрәшәчәк.
26 гыйнвардан 55 нче номерлы «Белемнәр үзәне” мәктәбендә һәм шәһәр балалар-яшүсмерләр үзәге мәйданнарында конкурс сынаулары башлана. Педагоглар «Методик остаханә», «Дәрес» конкурс сынаулары барышында үз осталыкларын күрсәтәчәкләр, шуннан соң 15 лауреат билгеләнәчәк. «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс» сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри конкурс призерлары бишлеген сайлаячак.
Финал чарасы 2 февральдә яңартылган форматта узачак. Пресс-конференция режимында призерлар матбугат вәкилләре, педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары һәм педагогика югары уку йортлары студентлары сорауларына җавап бирәчәкләр. Сынау нәтиҗәләре буенча иң яхшы биш укытучы арасыннан «Россия Ел укытучысы – 2020» конкурсы җиңүчесе сайланачак, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы коллегиаль органнар составына керәчәк.
Белешмә өчен
2019 елда Волгоградның 55 нче номерлы «Белем үзәне» мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Арачашвили ил укытучыларының төп һөнәри бәйгесендә җиңүче булды, ә Волгоград өлкәсе конкурсны 2020 елда кабул итүче як дип игълан ителде.
«Россиянең Ел укытучысы – 2020» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы, катлаулы эпидемиологик хәл аркасында, 2021 ел башына күчерелгән иде. Финалда катнашучылар өчен вебинарлары сериясе 2020 елның 14-16 декабрендә узды.
«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын гамәлгә куючылар – Россия Мәгариф министрлыгы, Мәгариф хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы һәм «Учительская газета» Нәшрият йорты» АҖ.
Конкурс сынаулары трансляциясен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә карарга мөмкин булачак.
Төп чараларның датасы һәм вакыты
25 гыйнвар: 16: 00 — конкурсны ачу тантанасы.
29 гыйнвар: 19: 30 — конкурс лауреатларын игълан итү.
1 февраль: 18: 00 — конкурс призерларын тантаналы рәвештә игълан итү.
2 февраль: 10: 45 — конкурс сынавы «матбугат конференциясе.
2 февраль: 17: 00 — «Россия Ел укытучысы " бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын ябу тантанасы. Җиңүчене игълан итү.